Сыра дегустациясе
05.07.2012

           Татарстан Республикасында шешәгә тутырылган һәм шулай ук агызып сатыла торган сыра җитештерүне « Пивоварня Москва-Эфес» ЯАҖ һәм «Булгарпиво» ААҖ башкаралар, калган сыра кайнату заводлары агызып сатыла торган сыра гына җитештерәләр («Нира-экспорт» ҖЧҖ, «Агропак-Татарстан» ҖЧҖ, «Частные пивоварни «Тинькофф» ААҖ филиалы, « Макс Брауэри Казан» ҖЧҖ, «Живое пиво» ҖЧҖ һ.б.).
         Статистика органнарының мәгълүматлары буенча 2011 нче елда республикада 34,2 млн.дал сыра, 2012 нче елның 5 ае эчендә 14,9 млн.дал сыра җитештерелгән , аларның 89 % диярлек   «Пивоварня Москва - Эфес» ЯАҖ өлешенә туры килә, 11% - «Булгарпиво» ААҖ   өлеше, калган җитештерүчеләр өлеше – 0,03 %тан кимрәк.
         Соңгы елларда сыраның ваклап сату күләменең үсеш тенденциясе күзәтелә. 80 нче елларда сыра сату елга 5 - 6 млн. дал тирәсе тәшкил иткән булса, 2010 нчы елда республикада 29,7 млн. дал, 2011 нче елда – 31,8 млн.дал сатылган.
         Агымдагы елда сыра сатуның үсеш тенденциясе   дәвам итте: 2012 нче елның 5 ае эчендә 12, 4 млн.дал сатылды, бу, 2011 нче елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 4%ка күбрәк.
         Республикада сыра   ассортименты бик тә төрле. «Пивоваренная Компания «Балтика» ААҖ, «Пивоварня Москва - Эфес» ЯАҖ, «Сан ИнБев» ААҖ, «СабМиллер Рус» ҖЧҖ, «Объединенные Пивоварни Хейнекен» ҖЧҖләре җитештергән сыралар аеруча популяр.
         2012 нче елның 1 нче июленнән сыраның алкогольле продукция дип исәпләнгәнен һәм алкогольнең ваклап сатуына һәм куллануына кагылган барлык таләпләрнең дә хәзер бу эчемлеккә дә кагылганын исегезгә төшерәбез.


артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования