2013 елның 1 гыйнварыннан сыра сатуга аңлатма
01.01.2013

2012 елның 1 июленнән сыра һәм сыра эчемлекләре алкогольле продукциягә кертелә. Сыраны ваклап сатуны юридик затлар да, хосусый эшмәкәрләр дә хәл итә ала. Эшчәнлекнең әлеге төре лицензияләнми.
Сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сатуны хәл итүче хуҗалык итү субъектларына 2012 елның 1 гыйнварыннан әлеге продукцияне сату күләмнәрен декларацияләү кертелде.
Декларацияләр тапшыру тәртибе һәм аларның формасы “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерү, аның әйләнеше һәм (яки) куллану күләме турында, җитештерү куәтләре турында декларацияләр тапшыру хакында” 09.08.2012 ел, №815 Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә билгеләнгән.
2013 елның 1 гыйнварыннан стационар булмаган сәүдә объектларында һәм төнге сәгатьләрдә (22.00дән 10.00 сәгатькәчә) сыра (алкогольсез сырадан тыш – этил спирты микъдары 0,5 процентка кадәр булган) сатуны тыю гамәлдә булып килә.
Сатучыга сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сату өчен товар-озату документларына: товар-транспорт накладноена һәм тиешенчә рәсмиләштерелгән товар-транспорт накладноена белешмәгә (А һәм Б бүлекләре) ия булырга кирәк.
 
Моннан тыш:
2012 елның 1 июленнән авыл җирлекләрендә алкогольле продукцияне (сыра һәм сыра эчемлекләреннән тыш) ваклап сатучы оешмаларга мондый максат өчен милектә, хуҗалык алып бару өчен, оператив идарәдә яки арендага алынган (срогы килешүдә билгеләнеп, бер ел һәм аннан күбрәк тәшкил иткән), гомуми мәйданы 25 квадрат метрдан ким булмаган стационар сәүдә объектларына, шулай ук контроль-касса техникасына ия булу кирәк.
Шәһәр җирлекләрендә алкогольле продукцияне (сыра һәм сыра эчемлекләреннән тыш) ваклап сатучы оешмаларга мондый максат өчен милектә, хуҗалык алып бару өчен, оператив идарәдә яки арендага алынган (срогы килешүдә билгеләнеп, бер ел һәм аннан күбрәк тәшкил иткән), гомуми мәйданы 50 квадрат метрдан ким булмаган стационар сәүдә объектларына, һәм склад бүлмәләренә, шулай ук контроль-касса техникасына ия булу кирәк.
Сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сатучы оешмаларга һәм хосусый эшмәкәрләргә мондый максат өчен милектә, хуҗалык алып бару өчен, оператив идарәдә яки арендага алынган стационар сәүдә объектларына һәм склад бүлмәләренә, шулай ук контроль-касса техникасына ия булу кирәк (федераль законда башкача билгеләнмәгәндә).
Алкогольле продукцияне сатуга кагылышлы барлык мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә һәм аның территориаль идарәләренә (ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе телефоны (843) 278-92-00) мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Игътибарга алу өчен:
“Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу турында һәм алкогольле продукция куллануны (эчү) чикләү турында” Федераль законның 16 статьясындагы 2 пунктындагы 2 абзацы нигезендә, балалар, мәгариф, медицина учреждениеләрендә, шулай ук аларның тирә-юне территорияләрендә алкогольле продукцияне (сыраны кертеп) ваклап сату рөхсәт ителми.
Алкогольле продукцияне сату буенча мондый тыю җәмәгать транспортының (шәһәр һәм шәһәр яны) тукталыш пунктларында, АЗСларда, күпләп һәм ваклап сату базарларында, вокзалларда, аэропортларда, Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары билгеләгән башка гражданнарның күпләп җыелу урыннарында һәм хәвеф куркынычы зур булган чыганакларның урнашу урыннарында да гамәлдә булып килә.
Алкогольле продукцияне ваклап сату тыелган социаль-мәдәни объектларның, гражданнарның күпләп җыелу урыннарының һәм хәвеф куркынычы зур булган чыганакларның урнашу урыннарының тирә-юне территорияләрен билгеләү тәртибенең (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 29.10.2010 ел, №867 карары белән расланган) 3 пункты нигезендә, тирә-юнь территорияләр Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре җирле үзидарә органнарының хокукый актлары нигезендә билгеләнә.
“Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытын чикләүне билгеләү турында” 22.11.2010 ел, №80-ТРЗ ТР Законы нигезендә, 22.00дән 10.00 сәгатькәчә алкогольле продукцияне ваклап сатуны тыю (барлар, кафе, рестораннардан тыш) кертелгән.
Хосусый эшмәкәрләрдән һәм оешмалардан үзләренә дә, контрольлек итүче органнарга да проблемалар китереп чыгармауларын, закондагы үзгәрешләрне күзәтеп баруларын һәм законны тайпылышсыз үтәүләрен сорыйбыз.


артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International