Аналитик мәгълүмат
15.11.2012

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм аның территориаль органнары ел башыннан бирле 2977 тикшерү һәм тикшеренү уздырды, шул исәптән алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә – 1569.
2312 хуҗалык итүче субъектта (шул исәптән алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә – 1352) гамәлдәге законны бозулар ачыкланды. 2011 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, гамәлдәге законны бозган субъектлар саны 20,2 процентка артты.
Барлыгы 3012 бозу ачыкланды (шул исәптән алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешенә контрольлек итү барышында – 1432).
2012 елның 10 аенда (2011 елның шул ук чоры белән чагыштырганда) тиешле лицензиягә ия булмаган килеш алкогольле продукцияне сатуның ачыкланган очраклары 1,9 тапкырга артты.
Яраклылык срогы чыккан продукция сату очраклары 19,4 процентка (571 очрак) кимеде, утильләштерелгән продукция күләме 1345,2 мең сум тәшкил итте (2011 елдагы белән чагыштырганда 9,6 процентка артыграк).
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ подразделениеләре һәм районнар прокуратуралары белән уртак чаралар нәтиҗәсендә балигъ булмаганнарга сату тыелган продукция сату очракларының 1,4 тапкырга артуы ачыкланды, шул исәптән балигъ булмаганнарга алкоголь сату очраклары – 2,7 тапкырга, тәмәке – 2,4 тапкырга. Шул ук вакытта балигъ булмаганнарга сыра сату очракларының асылда шул ук дәрәҗәдә калуы билгеләнде (2012 елның 10 аенда – 99 очрак, 2011 елның 10 аенда – 104 очрак).
Гражданнарның шәхси хуҗалыкларында үзләре ясаган спиртлы продукция сатуның 257 очрагы (2011 елның 10 аендагыга караганда 39,4 процентка кимрәк) билгеле булды.
Ведомство хезмәткәрләре ел башыннан бирле хуҗалык итүче субъектларның алкогольле продукцияне ваклап сату вакытын чикләүне ни дәрәҗәдә үтәүләрен ачыклау максатында 5407 сәүдә объектында мониторинг уздырылды. Шуларның 713 ендә бозулар ачыкланды. Гаепле затларга карата административ хокук бозулар турында эшләр кузгатыла һәм алар, карарлар кабул итү өчен, җәмәгать судларына җибәрелә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм аның территориаль органнары 2012 ел башыннан бирле административ хокук бозулар турында 1356 эшне карап тикшерүгә җибәрде, шул исәптән алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә – 895 эш җибәрде, шулар буенча 1378 карар чыгарылды, шул исәптән алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә – 732. Барлыгы 3858,8 мең сумлык штраф салынды, шул исәптән алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә – 2926,2 мең сумлык.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм аның территориаль органнарына 2012 ел башыннан бирле ТР КоАП буенча административ хокук бозулар турында 244 эш карап тикшерүгә алынды. Алынган материаллар буенча 243 карар чыгарылды, 757,0 мең сумлык штрафлар салынды.
Барлыгы 4312,6 л күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукция тартып алынды, конфискацияләнде һәм дәүләт милкенә әйләндерелде.


артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования