Шампан шәрабларын дегустацияләү
14.12.2012

Татарстан Республикасында күбекле шәраблар һәм шампан шәрабларын “Татспиртпром” ААҖнең “Казан шәраб заводы” филиалы җитештерә.
Предприятие хәзерге вакытта ак “Классическое” Россия шампаны (ярым әче, ярым татлы, татлы), ак “Линдэле” Россия шампаны (брют, әче, ярым әче, ярым татлы), “Линдэле мускатное” ярым татлы ак күбекле шәраб эшләп чыгара.
Республикабызда 2012 елның 10 аенда барлыгы 57,1 мең дал шампан шәрабы һәм күбекле шәраб җитештерелде. 2011 елның гыйнвар – октябрь айларындагыга ( 54,5 мең дал) караганда 5 процентка күбрәк бу. Россиядә 2012 елның 10 аенда 15,9 миллион дал күләмендә әлеге продукция эшләп чыгарылды (узган елның шушы ук чорындагыга караганда 3 процентка күбрәк).
Алкогольле продукцияне ваклап сату структурасында күбекле шәраблар һәм шампан шәраблары өлеше 5 процент тәшкил итә.
Республикабызда яшәүчеләрнең    шампан шәрабы һәм күбекле шәрабка ихтыяҗы асылда читтән кертелә торган продукция (аның өлешенә гомуми күләмнең 90 проценттан артыграгы туры килә) хисабына канәгатьләндерелә. Республика базарында 500 дән артыграк атамадагы импорт продукциясе һәм 200 ләп Россия продукциясе тәкъдим ителә.
Агымдагы елда республиканың ваклап сату челтәрендә 292,2 мең дал күләмендә шампан шәрабы һәм күбекле шәраб сатылды.
Иң күп сатыла торган продукция – “Дербент күбекле шәраб заводы” ААҖ продукциясе. Аның өлешенә сатудагы барлык шампан шәрабы һәм күбекле шәрабларның гомуми күләменең 50 процентка якыны (138,7 мең дал) туры килә; “Татспиртпром” ААҖнең “Казан” шәраб заводы” филиалы җитештерә торган ак “Классическое” Россия шампаны (23,8 мең дал) базарның 8 процентын һәм “Ариант – азык-төлек индустриясе үзәге” ҖЧҖ (Чиләбе ш.) җитештерә торган “Ариант белое” (29,4 мең дал) – 10 процентын били.
2012 елның гыйнвар – октябрендә импорт шампан шәрабы һәм күбекле шәраблар арасында сату күләме ягыннан “Москате спумате каватина белое” (Италия) 1 нче урында тора – 3,4 мең дал; 2 нче урында – “Мартини Асти” (Италия) – 3,1 мең дал; 3 нче урында – “Ламбруско тм массимо висконти белое (Италия) – 2,3 мең дал.


артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International