ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең йомгаклау киңәшмәсе
24.01.2013

 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе 2013 елның 24 гыйнварында 2012 елдагы эшенә йомгак ясады һәм 2013 елда ведомство алдында торган өстенлекле бурычларны билгеләде.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән булып кулланучылар базарында тотрыклылыкны саклап калу тора.
2012 елда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе кулланучылар хокукларын яклау буенча вәкаләтләрен тормышка ашыру кысаларында гражданнарның 23823 мөрәҗәгатен (2011 елдагы белән чагыштырганда 16 процентка күбрәк) тикшерде. Шул мөрәҗәгатьләрнең 87 проценты сәүдә өлкәсенә туры килә.
Кулланучыларга судка кадәр тәртиптә низагларны җайга салу өчен 1200гә якын дәгъва проектын эшләүдә ярдәм ителде.
Алынган мөрәҗәгатьләрнең 87 проценттан артыграгы кулланучылар файдасына хәл ителде. Сыйфатсыз товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр өчен барлыгы 34 миллион сумнан артыграк күләмдә акча средстволары судка кадәр тәртиптә кире кайтарылды.
2012 елда ит пилмәннәренә, эчәргә яраклы суга һәм алкогольсез эчемлекләргә, ярымкаты сырларга кулланучылар дегустацияләре уздырылды. Дегустацияләрдә Татарстан Республикасы, шулай ук Россия Федерациясе башка төбәкләренең 28 җитештерүчесенең продукциясе сыйфаты бәяләнде, тикшерелгән кайбер атамалардагы үрнәкләрнең составы, физик-химик күрсәткечләре ягыннан игълан ителгән параметрларга туры килмәүләре ачыкланды. Шул ук вакытта башка төбәкләрдән кертелгән продукциядә иң күп тайпылышлар билгеләнде.
Узган елда республиканың алты лабораториясе һәм “Роспотребнадзор”ның Татарстан Республикасындагы идарәсе белгечләренең уртак тырышлыгы белән республикага кертелгән 6000нән артыграк атамадагы 3 миллион 313 мең дал күләмендә алкогольле продукциягә тикшерү үткәрелде.
870 мең литр (кертелгән продукциянең гомуми күләменең 2,6 проценты) күләмендәге продукция ГОСТ, куркынычсызлык һәм легальлек таләпләренә туры килми дип танылды. Яраксызга чыгарылган алкогольле продукциянең гомуми күләмендә виноград шәраблары (43 процент), шәраб эчемлекләре (18 процент), коньяклар (13 процент), аракы (9 процент) иң зур өлешне алып тора.
2012 елда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм аның территориаль бүлекләре 3654 тикшерү һәм административ тикшерү уздырды, шул исәптән алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә – 1968.
2012 елда 2814 хуҗалык итүче субъектта гамәлдәге законны бозулар (шул исәптән алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә – 1688) ачыкланды. 2011 елдагы белән чагыштырганда, гамәлдәге законны бозган субъектлар санының 21 процентка артуы билгеләнде.
Барлыгы 3606 бозу очрагы (шул исәптән алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешенә контрольлек итү барышында – 1778) билгеләнде.
2012 елда тиешле лицензиядән башка гына алкогольле продукцияне сату очраклары артты. 2011 елда мондый очраклар саны 90 булса, 2012 елда – 179. Асылда Чаллы һәм Казан эшмәкәрләре (чама белән 120 очрак) лицензиясез сата. Чаллыда лицензиясез эшчәнлек башлыча киоскларда һәм стационар булмаган җәйге кафеларда аз градуслы алкогольле эчемлекләр (“джин-тоник”лар) сатуда ачыкланса, Казанда кайбер эшмәкәрләр әлеге эшчәнлектән курыкмыйча, системалы төстә шул бер үк сәүдә объектларында лицензиясез, өстәвенә сыйфаты да шик тудырган алкогольле продукция сата.
Узган елда 6000 сәүдә объектында алкогольле продукция сату вакытын үтәүгә мониторинг уздырылды. Шуның 911ендә бозулар ачыкланды.
2012 елда чама белән 5 миллион 700 мең сум күләмендә штраф салынды, шул исәптән алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм аның әйләнеше өлкәсендә бозулар өчен – 4 миллион 700 мең сум күләмендә.
2012 елда якынча 5000 литр күләмендәге алкогольле һәм спиртлы продукция тартып алынды, конфискацияләнде һәм дәүләт милкенә әйләндерелде.
Сатуда яраклылык срогы чыккан, сыйфатсыз 1 миллион 500 мең сумлык продукция ачыкланып, билгеләнгән тәртиптә утильләштерелде.
Татарстан Республикасында аракы җитештерү күләме 5,7 миллион дал тәшкил итте, һәм бу Идел буе федераль округы төбәкләре арасында иң югары күрсәткеч булып тора.
2013 елның 1 гыйнварына республикабызда 7641 сәүдә объектында 2345 оешма алкогольле продукцияне ваклап сату белән шөгыльләнә, шул исәптән шәһәрләрдә – 4522, авыл җирлекләрендә – 3119 сәүдә объекты.
2012 елда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе 2831 сәүдә объектында алкогольле продукцияне ваклап сатуга 1292 лицензия бирү, лицензияне яңадан рәсмиләштерү буенча дәүләт хезмәте күрсәтте, 585 сәүдә объектында 248 лицензия озайтылды.
Гамәлдәге законны бозган өчен суд тәртибендә алкогольле продукцияне ваклап сатуга 3 лицензия юкка чыгарылды, 17 лицензиянең гамәлдә булу срогы туктатылды.
Алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензия алу өчен кирәкле документлар алу ягыннан, Дәүләт алкоголь инспекциясе, “Росреестр”, Казначылык департаменты һәм салым органнары арасында ведомствоара хезмәттәшлек системасы эшләнде. Бу җәһәттән асылда “бер тәрәзә” эшләп килә – лицензиягә дәгъва кылучы лицензияләүче органга фәкать гариза һәм сәүдә объектына техник паспорт кына тапшыра. Лицензиатлар гаризаны электрон рәвештә тапшыру мөмкинлегеннән дә файдалана башлады.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе форматында айлык декларацияләр тапшыру процедураларын оптимальләштерү һәм гадиләштерү кысаларында, шулай ук федераль форматта декларацияләрне вакытында тапшыруны тәэмин итү максатыннан чыгып, 2012 елда электрон санлы имза белән электрон декларацияләү системасын гамәлгә кертү эше актив төстә алып барылды. Бүгенгә барлык декларантлар да, федераль форматта, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе форматында, кәгазьсез генә, электрон санлы имза белән декларацияләр тапшыруга күчерелде.


артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования