Туңдырмага кулланучылар дегустациясе
31.05.2013

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җәйгә керер алдыннан, 2013 елның 30 маенда, Халыкара балаларны яклау көненә багышлап, туңдырмага кулланучылар дегустациясе уздырды.
Туңдырма – югары дәрәҗәдә туклану кыйммәтенә ия булган, җиңел үзләштерелә торган, тәнгә рәхәт салкынлык йөгертә торган тәмле продукт. Аны чын сыер сөтен, сөтөсте, куертылган яки коры сөт катнашмасын, туңдырма өчен махсус коры катнашмаларны һәм рецепты буенча башка чималны (пастеризацияләнгән һәм гомогенизацияләнгән) күпертеп һәм туңдырып ясыйлар. Бүген әлеге тәмле продуктның 300 дән артыграк төре бар.
Булачак дегустация барышында Татарстан Республикасы сәүдә челтәрендә сатып алынган төрле җитештерүчеләрнең пломбир үрнәкләре (аларны җитештергәндә фәкать сөт майлары гына кулланылырга тиеш) түбәндәге параметрлар буенча бәяләнәчәк: исе һәм тәме, куелыгы, тышкы рәвеше, бәясе, мәгълүматының җитәрлек дәрәҗәдә һәм дөрес итеп бирелүе. Иң элек продукциянең барлык үрнәкләре дә сыйфатын һәм сәламәтлек өчен зыянсыз булуын: микробиологик, физик-химик күрсәткечләренең билгеләнгән таләпләргә туры килү-килмәвен, майлар составын ачыклау өчен аккредитацияләнгән лабораториядә лаборатор сынаулар үтте. 
Белешмә: туңдырма, составындагы сөт маеның масса өлешенә бәйле рәвештә, түбәндәгечә классификацияләнә: сөтле (молочное) (майлылыгы 7,5 проценттан артмый); атланмайлы (сливочное) (майлылыгы 8,0 дән 11,5 процентка кадәр); пломбир (майлылыгы 12,0 дән 24 процентка кадәр); үсемлек мае белән – сөт һәм үсемлек майлары катнашмасы (майлылыгы 12 проценттан артмый). Сөт һәм сөт продукциясенә №88-ФЗ техник регламент таләпләре нигезендә, пломбир, атланмайлы һәм сөтле туңдырма составында фәкать сөт мае (сөтөсте) гына булырга тиеш. Үсемлек маеннан ясалган туңдырмада сөт мае кимендә 50 процент тәшкил итәргә тиеш. Туңдырма җитештергәндә сөт урынына сөтле чимал куллану рөхсәт ителми.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре республикада туңдырма базарына тикшеренү уздырды. Кулланучылар арасында 1300 дән артыграк респондент катнашында анкета ысулы белән сорашып белешү уздырылды.
Туңдырма сатып алучы респондентларның күбесенең – 37 процентының – пломбирга, 15 проценты – тышына шоколад йөгертелгән эскимога, 14 проценты – шоколадлы, 12 проценты – крем-брюле, 8 проценты – шоколад вагыннан торган пломбирга, тагын 8 проценты – эчлеге төрлечә булган туңдырмага, 5 проценты – җимеш бозы, 1 процентының җиләк ширбәтенә өстенлек бирүләре ачыкланды.
Кулланучыларның тәме буенча туңдырмаларның кайсыларын күбрәк яратуларына килгәндә, “пломбир” һәм “шоколадлы”, элеккечә үк, алдынгы урыннарда бара.  Җиләк төрләре буенча җир җиләге һәм чия туңдырмалары күбрәк сатып алына. Җитештерүчеләр шулай ук төрледән-төрле яңа продуктлар – экзотик җимешле, чикләвекле һәм төрле орлыклар белән, әйтик, мәк һәм кунжут кушып ясалган туңдырмалар тәкъдим итә. Әйтергә кирәк, мондый туңдырмаларга мөкиббән киткән кулланучыларның өлеше арта бара.
Республиканың туңдырма базарында җирле җитештерүчеләрнең продукциясе, шулай ук читтән кертелгән продукция зур күләмдә тәкъдим ителә.  Кулланучыларның 49 процентының җирле җитештерүчеләребез продукциясенә, 47 процентының читтән кертелгән продукциягә өстенлек бирүләре, 4 процентының исә әлеге продукциянең кайда җитештерелүенә әһәмият бирмәүләре ачыкланды. Россиянең кайбер җитештерүчеләренең бик агрессив төстәге маркетинг сәясәтенә карамастан, республикада анкета ысулы белән халык арасында үткәрелгән сорашып белешү нәтиҗәләре буенча иң популяр сәүдә маркаларының рейтингы түбәндәгечә килеп чыкты: респондентларның 22 проценты “Челны Холод” ААҖ җитештергән туңдырманы; “Инмарко” Золотой стандарт – 19 процент; Казань Холод – 17 процент; Айсбери – 9 процент; Нестле – 8 процент; Русский Холод – 6 процент; Русский размер – 5 процент; Талосто – 4 процент; Чистая Линияне – 3 проценты; башка җитештерү маркаларын – 7 проценты яклап тавыш бирде.
Анкета мәгълүматларына караганда, төрелмә төрләре буенча кулланучылар фикеренең түбәндәгечә булуы билгеләнде: 36,3 проценты вафля стаканындагы туңдырмага; 26 проценты – таяклы эскимога; 24,6 проценты – мөгез рәвешендәге, 19,6 проценты – брикетлы; 14 проценты – үлчәүле, 7,1 проценты – пластик контейнердагы туңдырмага өстенлек бирә.
Сорашып белешү нәтиҗәләренә караганда, сатып алучылар туңдырманы сайлаганда иң беренче чиратта продуктның тәменә әһәмият бирә – сорашып белешүдә катнашучыларның гомуми саныннан 55,3 проценты; билгеле бер продуктка ияләшү – 43,8 проценты, һәм, әлбәттә инде, бәясенең артык кыйммәт булмавына – респондентларның 31,8 проценты әһәмият бирә.
Сыйфатлы чын туңдырманы ничек сайлап алырга: кагыйдәләр һәм “сынамышлар”
– Иң билгеле (һәм гадел) киңәш: ГОСТ яки ТУ шартлары буенча эшләнгәнлеген карыйбыз .
– Төрелмәсенә күз салабыз. Туңдырма изелгән, яньчелгән булмаска тиеш: дөрес формада булмавы туңдырманың берничә тапкыр эрегәнлеген һәм яңадан катырылганлыгын, яисә продуктның минус 18 градус шартларда (тиешле саклау температурасы шундый) сакланылмаганлыгын (“Җылы климатта яшәү” туңдырманың күп кенә микроблар чыганагына әйләнүенә китерә) аңлата.
– Төрелмәдәге мәгълүматны җентекләп укып чыгыгыз! Сыйфатлы туңдырмада үсемлек майлары булмаска тиеш! Составында кокос, пальма һәм башка үсемлек майларының булуы продуктның классик туңдырма түгеллеген аңлата.
– Чын туңдырмада порциянең үзенең һәм барлык ингредиентларының авырлыгы миллилитрларда түгел, ә граммнарда күрсәтелергә тиеш.
– Шуны белеп торыгыз: “дөрес” туңдырманың төсе кардай ак була алмый, әмма аның төсе, һичшиксез, һәркайда бер үк төрле булырга, төерчекләре булмаска тиеш.
– Шоколадлы туңдырма составында кимендә 6 процент шоколад яки 2,5 процент какао булырга, матур, тигез коңгырт төстә булырга тиеш.
– Чикләвекле туңдырмада чикләвек микъдары 6-10 процент тәшкил итәргә тиеш.
– Тотрыклылык бирә торган матдәләр (стабилизаторы) кушылмаган туңдырма була алмый анысы. Бу җәһәттән желатин яки агар-агар кебек чын өстәмәләр кушылган продуктка өстенлек бирергә кирәк.
– Чын туңдырма акрын гына, шоколад катламы белән бер үк вакытта эри. Шоколад катламы туңдырмадан коелып төшмәскә, продуктның бөтен өслеге буенча бертигез калынлыкта, составы ягыннан бер үк төрле, шактый ук каты булырга, “чал” төскә кермәскә тиеш.
– Туңдырмада чит-ят ис, тәмнәр (артык әчкелтем, май, көйгән сөт, тимер тәмнәре) булмаска тиеш.
– Туңдырманы татып карагыз. Авызда боз кыйпылчыклары тоелмаска тиеш. Шулай икән, димәк, туңдырма дөрес күпертелмәгән дигән сүз.


артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International