Премиум-классындагы аракыларны дегустацияләү
05.06.2013

2013 елда алкогольле продукцияне ваклап сату структурасында аракы 56 процент тәшкил итә.
2013 елның 4 аенда Татарстан Республикасының ваклап сату челтәрендә 1101,3 мең дал күләмендә аракы сатылды, шуның 77 проценты – җирле продукция.
Кулланучыларга республикабыз кибетләрендә 1 литрының бәясе 700 сумнан артып киткән Россия һәм чит илләрдә җитештерелгән 100 атамадан артыграк аракы тәкъдим ителә.
Татарстан Республикасында “Татспиртпром” ААҖ 30 га якын атамадагы аракы җитештерә, шуның 5 е – премиаль бәя сегментында (болар: “Ханская”, “Ханская Limited Edition”, “Акдов”, “STERVA” һәм 2013 елның яңа продукты – “Старая Казань Премиум”.
“Татспиртпром” ААҖ филиаллары 2013 елның гыйнвар-апрелендә 2358,8 мең дал күләмендә аракы җитештерде, шул исәптән премиаль бәя сегментында – 17,6 мең дал күләмендә.
2013 елның 4 аенда республикада җитештерелгән аракының гомуми күләмендә премиум-классындагы аракыларының чагыштырма өлеше 0,7 процент тәшкил итте.
Дегустациягә тәкъдим ителгән аракылар арасыннан 2013 елның I кварталында иң күп сатылган аракылар – “Татспиртпром” ААҖ филиалы – “Казан ликер-аракы заводы” җитештергән “Ханская” (8,4 мең дал) һәм “Акдов” (1,7 мең дал), “Русский Стандарт Водка” ҖЧҖ җитештергән “Русский стандарт” (1,7 мең дал).


артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования