Кагорлар дегустациясе
21.03.2012

2011 нче елның 12 ае эчендә республиканың ваклап сату челтәрендә 39,0 мең дал кагор сатылган, бу шәрабларны ваклап сатуның гомуми күләме 3% һәм республикада бөтен алкогольле продукцияне ваклап сатуның гомуми күләме 0,5% була.
Татарстан Республикасында кагор җитештерүен "Татспиртпром" ААҖ филиалы "Винзавод "Казанский" үти. Ул 2 исемдәге кагор чыгара: "Кагор" һәм "Кагор Свияжский. Церковное вино". 2011 елда Краснодар краеның шәраб материалыннан “Агрофирма “Южная” ААҖ һәм “АПК Мильстрим – Черноморские вина” ҖЧҖ җитештерүендә белән 12,9 мең дал кагор агызып салынды. 
Кагор сатуның гомуми күләмендә “Татспиртпром” ААҖ филиалы “Винзавод “Казанский” продукциясе 25 % ала, кертү продукциясе - 75% .
Республика базарында 49 җитештерүченең 44 төрле исемдәге кагоры тәкъдим ителгән, шул исәптән Россия җитештерүчеләренең 26 исеме һәм импорт җитештерүчеләренең 16 исеме.
2011 нче ел эчендә кагор сату рейтингларында беренче урыннарда “Татспиртпром” ААҖ филиалы “Винзавод “Казанский” продукциясе – 25,2% (9,8 мең дал), 2 урында “АПФ “Фанагория” ААҖ продукциясе (Краснодар крае) – 12,0% (4,7 мең дал), 3 урында "Кубань-вино" ҖЧҖ   (Краснодар крае) – 11,7% (4,6 мең дал). 
Шулай ук “Кубанские вина” ҖЧҖ, “Мигдал – П” АҖ (Молдавия), “Бахус” ҖЧҖ, “АПК Мильстрим – Черноморские вина” ҖЧҖ җитештерүчеләренең кагорлары кулланучылар арасында бик популяр.
2012 нче елның 21 мартында алкогольле продукция буенча Республика ведомствоара дегустация комиссиясе әгъзалары гадәт буенча Пасха бәйрәме алдыннан һәм аннан соң киләсе Пасха атнасында кагорларның сыйфатына бәя куйдылар.
Интенсив кызыл, бик куе кызыл төсмерле, тәмендә каймак, шоколад-кофе, чия – күгән (терн) тоннарының барлыгы, кипкән җиләк-җимеш тәме булган һәм җылылык белән эшкәртелгән югары экстрактив баллы шәраблар кагор дип исәпләнә.
Дегустациягә 12 кагор үрнәге, шул исәптән махсус шәрабының 9 үрнәге һәм аш шәрабының 3 үрнәге тәкъдим ителде.
Дегустациягә тәкъдим ителгән ваклап сату продукциясенең бәясе – бер шешә өчен 157 сумнан 590 сумга кадәр. Дегустация өчен үрнәкләр шәһәр сәүдә челтәрендә, ә шулай ук “Татспиртпром” ААҖ филиалы “Винзавод “Казанский” һәм күмәртәләп сату оешмаларында сатып алынган. 
Дегустациядә “Татспиртпром” ААҖ, күмәртәләп сату оешмаларының вәкилләре, Казан уку йортларының укытучылары булдылар.
Дегустация нәтиҗәләре буенча махсус шәраблар арасында иң яхшысы булып махсус шәраб тиешенчә тотылган "Кагор южнобережный" (Украина), махсус шәраб "Кагор тамани" (Темрюк районы), махсус шәраб "Монашеский орден. Кагор" (Темрюк шәһәре) саналды. Татарстан продукциясе ("Кагор Свияжский. Церковное вино" һәм "Кагор") лидерларның бишлегенә керде.
Тәкъдим ителгән аш шәраблары арасында урыннар болай бүленде:
1нче урынны "Кагор Особый" (Кишинев шәһәре, Молдова) яулап алды, 2нче урынны дегустаторлар "Кагор Канонический номерной резерв" (Краснодар крае) аш шәрабына бирделәр. Өченче итеп "Кагор Канонический" (Краснодар крае) аш шәрабы булды.


артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования