Коррупциягә каршы агарту

«Коррупциягә каршы көрәш турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон җәмгыятьтә коррупциячел тотышка тискәре мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән чаралар күрүне дәүләт органнарының коррупциягә каршы көрәш эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча төп юнәлешләренә кертә.

Коррупциягә каршы көрәш коррупциячел хокук бозган өчен эзәрлекләүгә юнәлдерелгән хокукый чараларны күрүдән генә түгел, ә гражданнарның хокукый аң дәрәҗәсен арттыру, коррупциягә каршы тотыш стандартларын популярлаштыру, белем һәм тәрбия бирү, гражданинның коррупциягә каршы тотышын формалаштыру буенча превентив эштән дә гыйбарәт.

Тәҗрибә күрсәткәнчә, хокук бозуларны кисәтү, барыннан элек, гражданнарны үзләренең хокукларын яклау һәм мәнфәгатьләренә ирешү өчен законнарны мөстәкыйль кулланырга өйрәтү юлы белән ирешелә.

2018-2020 елларга Коррупциягә каршы көрәш буенча гамәлдәге Илкүләм планның төп бурычлары арасында хезмәткәрләрнең коррупциягә каршы тотышын формалаштыруга юнәлдерелгән агарту, белем бирү һәм башка төр чараларның нәтиҗәлелеген арттыру, коррупциягә каршы стандартларны җәмгыятьтә формалаштыру һәм иҗтимагый хокукый аңны үстерү әһәмиятлесе булып тора.

Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Генераль прокуратурасы коррупциягә каршы көрәшнең төп элементы буларак хокукый тәрбия бирүгә әһәмиятле игътибар бирә.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International