Декларацияләү

Сорау: Алкоголь буенча айлык декларацияне нинди программада тутырырга була?
Җавап: ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе сайтының “Декларацияләү” бүлегендә айлык декларацияләрне формалаштыру өчен кирәкле программалар исемлеге урын алган. Бу программаларның барысына да башлангыч тестлар уздырылган, айлык декларацияне әзерләү һәм тапшыру өчен аларның теләсә кайсыннан файдаланырга була.
Сорау: Ай йомгаклары буенча алкогольле продукцияне ваклап сату турында электрон рәвештә декларацияләр тапшырганда, электрон-санлы имза (ЭЦП) куллану мәҗбүриме?
Җавап: Хәзер ай йомгаклары буенча алкогольле продукцияне ваклап сату турында электрон рәвештә декларацияләр тапшырганда электрон-санлы имза (ЭЦП) куллану мөмкинлеге иң элек Сезнең үзегезгә уңайлылык тудыру йөзеннән күздә тотылган, чөнки бу очракта кәгазьдә декларация тапшыру таләп ителми. Бигрәк тә авыл районнары өчен көн кадагына суга торган мәсьәлә бу, чөнки биредә яшәүчеләргә, вакыт һәм акча исраф итеп, ай саен Казанга килергә туры килә бит.
ЭЦП нигезендә электрон декларацияләр тапшыру тәртибе белән Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сату турында декларацияләр кабул итү буенча дәүләт вазыйфасын үтәүнең административ регламентында (3.2 бүлек) (Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе порталының (www.tatalc.ru) “Декларацияләү” бүлегендә урнаштырылган) танышырга була.
РФ субъектларының үз территорияләрендә алкогольле продукцияне декларацияләүне кертү, алкогольле продукцияне ваклап сату турында декларацияләр тапшыру тәртибен һәм формасын билгеләү хокукы “Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу турында” №171- ФЗ Законның элеккеге редакциясендә (14 ст.5 п.) күздә тотылган иде. 18.07.2011 ел, №218-ФЗ №171-ФЗ Законы редакциясендә 14 статьясының 5 пункты үз көчен җуйды. Шул сәбәпле хәзер алкогольле продукцияне ваклап сату турында декларацияләр тапшыру тәртибе һәм формасы бөтен РФ территориясендә бер үк төрле булачак һәм аны РФ Хөкүмәте билгеләячәк. Бердәм тәртип – әлегә эшләнү стадиясендә, расланганнан һәм үз көченә кергәннән соң алкогольле продукцияне ваклап сату турында декларацияләрнең барысы да үзәкләштерелгән рәвештә бер органга җибәреләчәк. Бу очракта ЭЦП куллану инде котылгысызлыкка әйләнәчәк. Шуңа күрә аны юнәтү һәм куллану буенча барлык процедураларны, ыгы-зыгы чорын көтмичә, инде хәзер үк башкарып куярга киңәш итәбез.

Соңгы яңарту: 2019 елның 8 июле, 10:05

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International