Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының йомгаклау киңәшмәсе

2018 елның 9 феврале, җомга

2018 елның 8 февралендә Арча муниципаль районы хакимиятенең утырышлар залында киңәшмә булып узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының 2017 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2018 елга бурычлары билгеләнде.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Ф.Г.Хамматов, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Р.М.Арсланова, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы  начальнигы Б.И.Кадыйров, Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары А.Ф.Әхмәтханов, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге начальнигы Л.Х.Вафин, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба һәм Теләче районнары башкарма комитетлары, Эчке эшләр министрлыгының Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба һәм Теләче районнары бүлекләре вәкилләре, Арча һәм Әтнә районнары буенча суд приставлары бүлеге начальнигы, өлкән суд приставы А.К.Лотфуллин, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре катнашты.

Киңәшмәне Б.И.Кадыйров ачып җибәрде. Ул залда утыручыларны иң элек киңәшмә темасы һәм анда катнашучылар белән таныштырды. Кереш сүз белән А.Ф.Әхмәтханов чыгыш ясады.

Б.И.Кадыйров Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының эшчәнлеге йомгаклары һәм 2018 елга бурычлары турында нотык тотты.

Л.Х.Вафин 2017 ел йомгаклары буенча контрольлек-инспекция бүлеге эшчәнлеге, ә Л.И.Абдуллина – эчк базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге эшчәнлеге турында сөйләде.

Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге икътисадый иминлек һәм коорупциягә каршы көрәш төркеменең өлкән оперуполномоченные А.Г.Ногманов Арча территориаль органы белән уртак эшчәнлек һәм алкогольле, спиртлы продукцияне сату өлкәсендә ачыкланган закон бозулар турында мәгълүматлар белән таныштырып үтте.

Арча һәм Әтнә районнары буенча суд приставлары бүлеге начальнигы А.К.Лотфуллин территориаль органның штрафлар түләтү мәсьәләләре буенча суд приставлары органнары белән берлектә эшләве турында таныштырды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контрольлек-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты И.И.Бәдретдинов Кукмара районы буенча 2017 елда башкарылган эш йомгаклары турында мәгълүматлар җиткерде.

Киңәшмә ахырында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Ф.Г.Хамматов Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эшчәнлегенә бәя бирде һәм 2018 елга бурычларын билгеләде. Фәннур Гәптелбәрович, куелган максатларга ирешү өчен  контрольлек итүче органнар һәм җирле үзидарә органнары белән берлектә иңгә-иң торып эшләү кирәк, дип билгеләп үтте. Киңәшмә конструктив рухта узды.

Чарадан соң Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International