Октябрь башы – дулкынландыргыч аерым бер чор

2018 елның 2 октябре, сишәмбе

Октябрь башы – дулкынландыргыч аерым бер чор ул. Ни өчен дигәндә, бу көннәрдә ветераннарыбызга тагы да күбрәк игътибар итәргә, аларны ихтирам-хөрмәттә йөздерергә тырышабыз. Без, гадәттәгечә, Чаллы территориаль органының беренче җитәкчесе Певнева Людмила Николаевна һәм куллану базары өлкәсендә закон бозуларны кисәтү бүлеге белгече Бәдретдинова Фирүзә Хаҗгали кызын Өлкәннәр көне уңаеннан җылы эчкерсез котлауларга күмдек.

Аларга нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс оптимизм рухы, якыннарының кайгыртуы, ихтирам-хөрмәте насыйп булсын!

Ветераннар игътибар-хөрмәт һәм күчтәнәчләр өчен Чаллы территориаль органы коллективына рәхмәт белдереп, инициативалы булыгыз, үзара аңлашып, дус-тату эшләгез, гражданлык бурычыгызны намус белән үтәгез, дип үзләренең иң изге теләкләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International