Лениногорск муниципаль районында – ведомствоара комиссия

2018 елның 5 октябре, җомга

2018 елның 2 октябрендә “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге башкарма комитетында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм мондый хәлләрне булдырмый калу буенча ведомствоара комиссиясе утырышы булып узды.

Көн тәртибенә Лениногорск районы хәмер базарындагы гомуми вәзгыятькә багышланган мәсьәләләр каралды:

- 2018 елның 9 аенда район территориясендә алкогольле продукция сатуга анализ ясалды:

- алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү эше турында;

- Татарстан Республикасында җитештерелә торган алкогольле продукциянең сату күләмнәрен үстерү;

- алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозучыларга карата күрелә торган чаралар турында;

- сәүдә объектлары булмаган авыл торак пунктларында күчмә сәүдә турында.

Комиссия утырышы барышында Татарстан Республикасында алкогольле продукцияне ваклап сату базарларындагы хәлләрне бәяләү индикаторлары каралды һәм алга таба эшләү өчен бурычлар билгеләнде. Авыл җирлекләре башлыкларына (Зәй-Каратай, Зеленая Роща, Кирлегәч, Мичурин исемендәге, Түбән Чыршылы, Письмянка, Иске Иштирәк, Тимәш, Шөгер) алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм мондый хәлләрне булдырмый калу бурычы йөкләнде. Шулай ук ЕГАИСта теркәүдә проблемалар булу сәбәпле Лениногорск муниципаль районы муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе исеменә интернетның начар эшләү мәсьәләсен хәл кылуны сорап хат әзерләргә карар ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International