Пилмәннәре, бәлки, яхшыдыр да...

2019 елның 15 марты, җомга

Алар туклыклы, җиңел генә әзерләнә, чагыштырмача кыйммәт тә түгел, шуңа күрә дә сатып алучылар арасында популяр булып тора. Сүз пилмән турында бара.

Кулланучыларның хокукларын яклау көнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре республика базарында сатылучы пилмәннәрнең сыйфаты, куркынычсызлыгы буенча бәяләү уздырды. Иң әүвәл әлеге базарга мониторинг уздырылды. Продукция ассортиментына ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре тарафыннан уздырылган мониторинг нәтиҗәләре буенча билгеләнгәнчә, республика базарында 150 артык җитештерүчедән 600 якын атама белән пилмән сатуга куелган, шуларның Татарстан Республикасында җитештерелгәне – 20 артык җитештерүчедән 60 якын атамалы пилмән.   Халык арасында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре тарафыннан уздырылган анкета нәтиҗәләре буенча (1000 артык респондент сораштырылды), туңдырып катырылган итле ярымфабрикатлар куллану структурасында пилмәнгә 44% өлеше туры килә. Сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә,  республикада яшәүчеләрнең 82%ы зур пилмән ала, 17%ы аны үзләре әзерләү яклы, сораштырылганнарның 1%ы пилмәнне бөтенләй дә ашамый.

Дегустация уздыру өчен сәүдә предприятиеләреннән фәкать ГОСТ буенча эшләнгән пилмәннәр генә сайлап алынды – алар күп түгел иде, сатуга куелган пилмәннәрнең күбесе продуктның рецептурасын җитештерүченең үзенә уйлап табарга мөмкинлек бирә торган һәм табышлырак булган ТУ яки СТО буенча ясалган. Этикеткасында "элитлы", "сайлап алынган", "премиум", "100% иттән", "бозау итеннән" кебек кычкырып торучы атамалары булса да, продуктның состав өлешендә белгечләр вак хәрефләр белән язылган "үсемлек аксымы", "хуш исләндергеч", "манный ярмасы", "соя" һ.б. кебек ингредиентлар булуын да күреп алдылар.

Кулланучыларның күпчелек өлеше ярымфабрикатлар сатып алганда продуктның тәменә махсус игътибар бирә икән – респондентларның 39%ы нәкъ шушы факторны атаган. Респондентларның 24%ы өчен ингредиентларның "натураль" булуы мөһим, ә 17%ы өчен товарның бәясе игътибарны җәлеп итә. Шул рәвешле, әзер пилмәннең сыйфатына һәм куркынычсызлыгына кагылышлы мәсьәләләр сатып алучыларыбыз өчен барыннан да актуаль икәнлеге аңлашыла. Шуңа күрә дә Кулланучыларның хокукларын яклау көнендә пилмәнгә дегустация уздыру актуаль чара булып тора.

Кулланучылар арасында чагыштырма сынаулар уздыру өчен, Казан шәһәренең берничә сәүдә предприятиесендә ГОСТ буенча ясалган, "В" категориясендәге, ягъни 40-60%ы мускул җепселләреннән торучы, классик рәвештә "Русские", "Домашние", "Сибирские" дип исемләнгән 30 атамалы пилмән сайлап алынды һәм сынау уздыру өчен "ТРда Гигиена һәм эпидемиология үзәге" ФБССУ аккредитацияле лабораториясенә җибәрелде. Нәтиҗәләре юанычлы түгел: пилмәннәрнең күбесендә этикеткасында күрсәтелгәннәргә һәм составы буенча норматив документация таләпләренә җавап бирмәве өлешендә җитешсезлекләр, органолептик, физик-химик тайпылышлар ачыкланган.

Кулланып карау дегустациясендә Татарстан Республикасында җитештерүче предприятиеләрдә әзерләнгән, шулай ук башка төбәкләрдән кертелгән һәм республика сәүдә челтәрләрендә сатыла торган, җитешсезлекләре булмаган яки ачыкланган җитешсезлекләре минималь һәм сәламәтлек өчен хәтәрлек тудырмаган пилмәннәрнең 10 үрнәге коллегиаль бәяләнде һәм чагыштырылды.

Экспертлар буларак ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре, Роспотребнадзор хезмәткәрләре, пилмән җитештерүчеләрнең вәкилләре, ветеринария хезмәте, сәүдә челтәрләре вәкилләре – барлыгы 37 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International