"Чәчтараш хезмәтләре" түгәрәк өстәле

2019 елның 21 июне, җомга

Билгеле булганча, Казан актив халыкара эшчәнлек алып бара. 2019 елның августында Казанда Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты узачак.

Әлеге чемпионатта 60 артык илдән 56 компетенция буенча 1 500 артык катнашучы көч сынашачак.

Болар барысы да, һичшиксез, Казан шәһәрен, Татарстан Республикасы башкаласын туристлык өлкәсендә кызыклы кала итә. Әлбәттә, кулланучылар өлкәсе башкала халкына гына түгел, республикабызның барлык туристларына да кагыла.

Һәр турист – транспорт, кунакханә, күңел ачу хезмәтләреннән файдаланучы, төрле товарлар сатып алучы.

Шуңа күрә, шәһәр һәм Татарстан Республикасының җәлеп итүчәнлеге шәһәрдәге навигацияне, элемтә өчен әзер персонал телләрен белүгә генә түгел, ә кулланучыларның хокукларын саклау белән берлектә аны профилактикалауга да бәйле.

Чемпионат компетенциясе блокларының берсе "Хезмәт күрсәтү өлкәсе" булачак, ул үз эченә чәчтараш хезмәтләрен дә ала.

Шуңа күрә Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills чемпионаты алдыннан әлеге һөнәрнең барлык аспектларын, шул исәптән законга бәйлеләрен дә, белү мөһим.

Җитештерү һәм көнкүреш хезмәтләре күрсәтүдә чәчтараш хезмәтләре күрсәтүче предприятиеләр беренче урынны алып тора.

Шул уңайдан, 2019 елның 21 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе бинасында "Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills чемпионаты алдыннан чәчтараш хезмәтләре" темасына түгәрәк өстәл узды.

Түгәрәк өстәлдә дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары – "Роспотребнадзор"ның Татарстан Республикасы идарәсе, Казан шәһәре Башкарма комитетының "Иске шәһәр" префектурасы, "Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" АКО, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе, "Аврора консультант" ҖЧҖ төбәк эксперт үзәгенең "Правовед" кулланучылар хокукларын яклау җәмгыяте"нең Татарстан Республикасы буенча кулланучыларның хокукларын яклау төбәк иҗтимагый оешмасы вәкилләре, шулай ук шәхси эшкуарлар катнашты.

Түгәрәк өстәлдә якты, уңайлы форматта түбәндәге темаларга чыгышлар булды: "Контроль-касса техникасын куллану турында" 54-ФЗ номерлы федераль законның аерым нормаларын аңлату", "Чәчтараш хезмәтләре күрсәткәндә санитар законнар үтәлешенә дәүләт санитар-эпидемиологик күзәтчелек", "Чәчтараш хезмәтләре күрсәтү үзенчәлекләре" һәм башкалар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, чыгышлар һәм мәсьәләләр буенча фикер алышу регламентта билгеләнгән вакыт кысаларыннан чыгып китте, бу исә түгәрәк өстәлдә аеруча мөһим темалар турында сүз барганлыгы турында сөйли.

Түгәрәк өстәлне оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм итүчеләрнең барысына да рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International