Алкогольле һәм спиртлы продукцияне юк итү

2019 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

2019 елның 24-26 июнь көннәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органында "Ээтил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерүне һәм (яки) әйләнештә йөртүне кисәтү чараларын гамәлгә ашыру турында" 2015 елның 28 сентябрендәге 1027 номерлы РФ Хөкүмәте карары һәм продукцияне юкка чыгару кирәклеге турындагы гаризалар нигезендә конфискацияләнгән яки законлы көченә кергән суд карарлары буенча законсыз әйләнештән алынган, стандартларның, санитар кагыйдәләрнең һәм гигиена нормативларының таләпләренә җавап бирми торган этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне "Росприртпром" ААҖ вәкилләренә тапшыру чарасы булды. Барлыгы 2846,6 литр күләмендә алкогольле продукция тапшырылды, шуның 708,2 литры – спиртлы продукция һәм 2138,4 литры – алкогольле продукция (сыра).

Алкогольле һәм спиртлы продукция Иваново өлкәсендә юкка чыгарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International