Лицензиядән башка гына алкогольле продукция сатылуы расланды

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

Лицензиясез алкогольле продукция сату турында "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына урнаштырылган шикаять расланды.

2019 елның 10 июлендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре, контрольлек чараларын үткәрү барышында, Алабуга районының Свиногорье авылында урнашкан "Продукты" кибетендә тиешле лицензиядән башка алкогольле продукцияне сату фактын ачыклады. 13 төрле атамада 28,25 литр күләмендәге төрле шәраб законсыз әйләнештән алынды.

Хокук бозучыга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.17.1 ст. 2 өлеше, 14.16 ст. 2 өлеше буенча административ эш кузгатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International