Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә Кыргызстан делегациясе эш визиты белән килде

2019 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

2019 елның 29 июлендә Татарстан Республикасына Кыргызстан Республикасы делегациясе составында Кыргызстан Республикасының авыл хуҗалыгы, азык-төлек сәнәгате һәм мелиорация министры урынбасары Амангелди Исаев һәм "Балыкчи Алко Трейд" ҖЧҖ гамәлгә куючысы Рахат Тургунбаев килде.

30 июльдә делегация әгъзалары эш визиты белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә булдылар. Очрашу барышында яклар алкогольле продукция әйләнешен һәм җитештерүне контрольдә тоту өлкәсендә эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, җирле алкоголь продукциясен җитештерүне контрольдә тоту схемасын өйрәнделәр һәм "РЦНЭиМПР" ДБУ Сынау лабораториясе эшчәнлеге белән таныштылар.

Очрашуда шулай ук "Татспиртпром" АҖ контракт производствосы директоры Александр Әсхәтов, "Алкоторг" ҖЧҖ коммерция директоры Санджар Ашуралиев һәм Кыргызстанда "Татспиртпром" АҖ вәкиле Вячеслав Самосватов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International