Баулы районында күчмә чаралар узды

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

11 декабрь көнне Баулы шәһәре Башкарма комитетында этил спирты һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм булдырмау, агымдагы елның унбер ае нәтиҗәләре буенча районның алкогольле продукция базары торышы турында район ведомствоара комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды.

Анда Баулы районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эмиль Галимов, Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы башлыгы Миләүшә Михеева, Эчке эшләр министрлыгы бүлеге башлыгы Александр Иванов, “Алкоторг” АҖ һәм “Белый кремль” ААҖ вәкилләре Илназ Таһиров, Денис Свистунов, шулай ук алкогольле продукция сатучы сәүдә объектлары җитәкчеләре катнашты.

Көн тәртибендә Баулы муниципаль районы территориясендә сыра сатуның торышы, “Белый кремль” ААҖ, “Алкоторг” ҖЧҖ эше һәм башкалар турында фикер алыштылар.

Шул ук көнне Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча бүлегендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Федор Тимофеев җитәкчелегендә бүлек хезмәткәрләре белән семинар-уку узды. Семинарда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге башлыгы Наталья Васенькина катнашты. Семинар барышында норматив-хокукый актларның таләпләре һәм судларда төрле фактлар буенча административ хокук бозулар турындагы материалларны тикшерү тәҗрибәсе каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International