Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә икмәк һәм икмәк-күмәч эшләнмәләренә кулланучылар дегустациясе узды

2020 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Икмәк һәм икмәк-күмәч эшләнмәләренең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә, чөнки икмәк социаль әһәмиятле товар булып тора. Татарстанда (Идел буе федераль округы төбәкләре арасында) бодай, шулай ук арыш һәм арыш-бодай икмәгенә иң түбән бәяләр саклана.

Татарстанда әлеге продукцияне җитештерә торган 200 артык предприятие исәпләнә.

Әйтергә кирәк, республика предприятиеләре җитештерә торган икмәк сыйфатына кулланучылар тарафыннан шикаятьләр саны кими бара. Кулланучылардан килгән шикаятьләр икмәкнең каты, уалучан булуына, хуш исле, тәме булмавына кагыла, чит әйберләр кушып пешерелгән икмәк эшләнмәләренә кагылышлы мөрәҗәгатьләр дә бар. Продукция составы турындагы мәгълүмат кулланучыларга һәрвакытта да тулысынча җиткерелеп бетми. Җитештерүчеләрнең барысы да ингридиентларның составын һәм үзлекләрен күрсәтеп бетерми. Шул ук вакытта, мисал өчен, тәм яхшырткычның нәрсә һәм нинди үзлекләргә ия булуы турында һәркемнең дә белү хокукы бар.  

Соңгы елларда икмәк һәм икмәк-күмәч продукциясе җитештерү һәм аны сату белән бәйле кайбер үзгәрешләр булды. Адым саен диярлек икмәк пешерүче кибетләр пәйда була, алар йорт белән янәшәдә генә кайнар, яңа пешеп чыккан ипи белән сатып алучыларны җәлеп итә. Шул ук вакытта мондый икмәк пешерү урыннарында эш процессы тизләтелә – ипи пешерүнең тиз ысулы аның үзкыйммәтен арзанайта. Ләкин икмәк пешерү ысулы аның сыйфатына йогынты ясый бит. Традицион рәвештә оетып ясау ысулы – озак та, арзан да түгел. Шуңа күрә җитештерүчеләр икмәк җитештерүнең икътисадый күзлегеннән караганда күпкә отышлырак алымнарга өстенлек бирә – тизләтелгән, оеткысыз. Бу очракта бер смена дәвамында икмәкне 3-4 тапкыр күбрәк пешерергә өлгерәләр. Димәк, әзер продукциянең күләме дә арта. Традицион технологияләр буенча эшләүче җитештерүчеләр саны кими бара.

Кызганыч, халык традицион технология буенча әзерләнгән икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләренең файдасы һәм әһәмияте турында җитәрлек дәрәҗәдә хәбәрдар түгел, югыйсә арыш-бодай сортларыннан ярдырылган арыш оныннан, оетып ясалган камырдан пешкән ипи дә клетчатка чыганагы булып тора, анда әһәмиятле минераль матдәләр, алыштыргысыз аминокислоталар һәм В һәм РР төркемнәрендәге витаминнар бар.

Шуңа күрә дә, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан, без бу иң мөһим продуктны бәяләргә булдык.

Кулланучылар дегустациясе барышында төрле җитештерүчеләрнең икмәк һәм икмәк-күмәч продукциясе үрнәкләренә кулланучылар базарында иң күп тәкъдим ителгән атамаларга органолептик бәя бирелә: «Нарезной» батоны, «Сельский» икмәге – ул социаль әһәмиятле атамаларга карый. Чагыштырма бәяләү өчен җитештерүче эре предприятиеләр тарафыннан да, вак пекарняларда да җитештерелгән продукция сатып алынды. Объективлык саклау максатларында продукция үрнәкләре номерлап бирелә.

Экспертлар, җитештерүче предприятиеләр, сәүдә оешмалары вәкилләре продукцияне тышкы кыяфәте (формасы, күләме, өслеге), эчке йомшагы, тәме һәм исе буенча бәяли. Барлык үрнәкләр дә башлангыч лаборатор сынаулар үтә. Барлыгы 15 төр икмәк бәяләнде.

Дегустация үткәрүнең максаты – кулланучыларның грамоталылыгын арттыру максатларында төрле җитештерүчеләрдән икмәкнең куллану үзенчәлекләре турында халыкка мәгълүмат бирү; иң сыйфатлы һәм тәмле үрнәкләрне сайлап алу; шулай ук халыкны сыйфатлы һәм куркынычсыз икмәк белән тәэмин итү проблемаларын билгеләү, җитештерүчеләр һәм сатучыларның бу өлкәдәге вәзгыятьне яхшырту буенча уртак тырышлыгын берләштерү.

Киселә торган батонный дегустацияләү нәтиҗәләре 05.03.2020

 

Теркәлү номеры

Үрнәкнең атамасы

Җитештерүчесе

Уртача балл

УРЫН

         
         

1

2

3

4

5

4

«Нарезной» батоны

«3 нче Казан икмәк заводы» АҖ, Россия, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Латыйпов урамы, 60

22,96

1

2

«Нарезной» батоны

«Яшел Үзән икмәк комбинаты» ЯАҖ, Россия, Татарстан Республикасы, Яшел Үзән шәһәре, Иван Заикин урамы, 3

21,00

2

7

«Нарезной» батоны

«Күмәч-кондитер комбинаты» АҖ, Россия, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Адоратский урамы, 50

20,92

3

6

«Нарезной» батоны

«2 нче Казан икмәк заводы» ҖЧҖ, Россия, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Хлебозавод урамы, 7Б

20,39

4

10

«Нарезной» батоны

«Ашан» ҖЧҖ, Казан шәһәре, Җиңү проспекты, 91

19,82

5

5

«Нарезной» батоны

«Бәхетле-1» ҖЧҖ, Россия, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57

19,54

6

3

«Нарезной» батоны

Шәхси эшкуар М.М. Ломова, «Покровские пекарни», Казан шәһәре, Пионер урамы, 8

18,86

7

9

«Нарезной» батоны

«Агропарк Торг» ҖЧҖ, 420061, Казан шәһәре, Аграр урамы, 2 «Хлебная лавка»

18,21

8

1

«Нарезной» батоны

Шәхси эшкуар Л.Н.Антошкина, «Жар свежар» пекарнясы, Казан шәһәре, Николай Ершов урамы, 32

18,04

9

8

«Нарезной» батоны

Шәхси эшкуар М.М. Биктаһиров, «Добропек» пекарнясы, Казан шәһәре, Нурсолтан Назарбаев урамы, 45

17,71

10

 

«Сельский» икмәген дегустацияләү нәтиҗәләре 05.03.2020

 

Теркәлү номеры

Үрнәкнең атамасы

Җитештерүчесе

Уртача балл

Урын

         
         

1

2

3

4

5

1

«Хлеб сельский»

«3 нче Казан икмәк заводы» АҖ, Россия, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Латыйпов урамы, 60

23,52

1

3

«Хлеб сельский»

«Васильево икмәк заводы» АҖ, Россия, Татарстан Республикасы, Зеленодольск районы, Васильево ш.т.п., Набережная урамы, 15

22,44

2

4

«Хлеб сельский»

«Күмәч-кондитер комбинаты» АҖ, Россия, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Адоратский урамы, 50

21,52

3

2

«Хлеб сельский» 

«2 нче Казан икмәк заводы» ҖЧҖ, Россия, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Хлебозаводская урамы, 7Б

19,30

4

5

«Хлеб сельский»

Шәхси эшкуар М.М. Биктаһиров, «Добропек» пекарнясы, Казан шәһәре, Нурсолтан Назарбаев урамы, 45

16,81

5

 

«Мебельный Базар» сәүдә үзәгендә консультация пункты эше турында

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан, «Мебельный Базар» сәүдә үзәге территориясендәге консультация пунктында гражданнарны кабул итте.

Кулланучыларга, эшкуарларга, сатучыларга кулланучыларның хокукларын яклау һәм сәүдә кагыйдәләрен үтәү өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирелде. «Кулланучыларның хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре турында аңлатылды. 

Консультация пункты сатып алучылар ягыннан да, мебель сатучылар ягыннан да актив кызыксыну уятты.

Кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүмат белән түләүсез басма продукция тәкъдим ителде.

15 нче мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә: мәктәп укучыларына кулланучылар хокуклары турында сөйлиләр

Хәзерге төрледән-төрле товарлар белән тулган һәм төрле хезмәтләр күрсәтелә торган базарда һәркем ни тели, шуны сайлап алырга мөмкин. Тик, кызганыч, кайвакыт сатып алучы белән сатучы арасында төрле низаглы хәлләр килеп чыга, аларны хәл итәргә кирәк. Мондый бурычлар белән кулланучыларның хокукларын яклау буенча махсус оешмалар шөгыльләнә.

Бүгенге көндә күпчелек җитештерүчеләр һәм сатучылар, дөрес итеп төзелгән дәгъва хатын күргәч, эшне судка кадәр җиткермәү ягында һәм сатып алучыларның законлы таләпләрен канәгатьләндерергә омтыла. Низаглы хәл килеп туган очракта, кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә эшләүче белгечләр эшкә алына, һәм нәтиҗәлелек сизелерлек арта, дәгъваларны судка кадәр тәртиптә зыян күрүчеләр файдасына хәл итеп була.

Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан Әлмәт районының Түбән Мактама бистәсендәге 2 нче урта мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылары белән очрашты. Очрашу республика программасы буенча күптән түгел ачылган «Аэронавт» яшьләр (яшүсмерләр) клубында узды. Клуб «Яшьләргә ярдәм итү үзәге» муниципаль бюджет идарәсе составына керә һәм гражданнарның яшәү урыны буенча эшли торган учреждение булып тора.

Белгечләр сыйфатсыз товарларны кире кайтару һәм алыштыру тәртибе, яраклылык вакыты чыккан товарларны сатып алганда кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге, товарның сыйфатын нинди срок эчендә тикшереп булуы һәм башкалар турында аңлатты. Кулланучыларның хокукларын яклау буенча олимпиада турында җентекләп сөйләнде, әйләнә-тирә мохитне саклау турындагы мәсьәләләр кузгатылды, балаларга һәм аларның гаилә әгъзаларына кулланучы буларак үз хокукларын якларга һәм мәктәп эскәмиясеннән башлап кулланучы хокукларын белергә ярдәм итәчәк белешмәлекләр таратылды.

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Әлки районының Базарлы Матак авылында күчмә чара узды

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре 2020 елның 4 нче мартында Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Базарлы Матак авылында, территориаль орган башлыгы җитәкчелегендә, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча чаралар комплексын үткәрде.

Чаралар авыл гражданнарын кабул итү, кызыксындырган сораулар буенча консультация бирү, авыл җирлеге башкарма комитеты белгечләре өчен семинар-уку, Базарлы Матак гимназиясе укучылары өчен кулланучы белеме нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес, пенсионерлар һәм инвалидлар өчен кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча лекция-әңгәмә, «Алып Хан» сәүдә йортында кизү тору һәм район халкы белән «КФҮ» ДБУ һәм «Альянс» кибетендә консультация өстәлләре барышында очрашулар уздырудан гыйбарәт булды.

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне 2020 елның 15 мартында «Рациональ кулланучы» девизы белән уза. Белгечләр тарафыннан кулланучыларга һәм хуҗалык итүче субъектларга җиткерелгән мәгълүмати материал, нигездә, шул темага кагылды һәм артык җитештерү һәм рациональ булмаган куллану проблемаларына игътибар итәргә өндәде, чөнки бу хәл климатның глобаль үзгәрүенә, әйләнә-тирә мохитнең торышы начараюга, уникаль табигый объектларның югалуына китерә.

Чаралар барышында кулланучыларга һәм хуҗалык итүче субъектларга танышып чыгу һәм үзлектән өйрәнү өчен буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы тапшырылды.

Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм чикләү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Тимиряев рәислегендә Югары Ослан муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм чикләү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булып узды.

Утырыш эшендә, комиссия әгъзаларыннан тыш, «Алкоторг» ҖЧҖ сәүдә вәкилләре һәм супервайзерлары катнашты. Утырыш кысаларында район территориясендә сыра сату, республикада җитештерелгән сыра белән өзлексез тәэмин итү, сәүдә объектларын сыра һәм суыткычлар белән тәэмин итү мәсьәләләре каралды.

Хәмер базарында хокук бозуларны ачыклауга һәм булдырмауга юнәлтелгән эшчәнлек башкаручы барлык структураларның вәкилләре хисап чорында башкарылган эшләр турында мәгълүмат җиткерде. «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатьләргә, агымдагы елның гыйнварында легаль булмаган хәмер һәм спиртлы продукцияне тартып алу мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.

Утырышка комиссия рәисе йомгак ясады, утырышта катнашучыларның барысын да 2020 елда барлык юнәлешләр буенча комиссия эшенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International