ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов Бөек Ватан сугышы ветераннарын Җиңүнең 75 еллыгы белән котлады

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

1941 – 1945 елларда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы һәм Татарстан АССРның 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инпекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов Бөек Ватан сугышы ветераннарында булып, аларны якынлашып килүче Җиңү Көне белән котлады. Сугышта катнашучылар белән очрашу вакытында ул фашист Германиясен җиңүдә зур өлеш кнрткәннәре өчен, сугыштан соңгы елларда күрсәткән фидакарь хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы хакимияте исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ветераннар Габделхак Әхмәров һәм Зәкия Фәхретдиновага “1941 - 1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы” медальләре, котлау открыткалары һәм азык-төлек җыелмасы тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International