Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе гражданнарны кабул итте

2020 елның 19 мае, сишәмбе

Бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов гражданнарны кабул итте. Гражданнар белән аралашу турыдан-туры (барлык саклану чараларын да үтәп) һәм WhatsApp (8-987-296-68-93) кушымтасы аша үткәрелде. Читтән торып гражданнарны кабул итү вакытында Яр Чаллы, Әлмәт һәм Лениногорск шәһәрләрендә яшәүчеләр үз сорауларын бирделәр. Сораулар кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә дә, үзизоляция чорында алкогольле һәм спиртлы продукция сату өлкәсенә дә кагылды.

Мәсәлән, WhatsApp кушымтасы аша 8-987-296-68-93 номерына эшмәкәр шалтыратты:

- Без лицензиатлар булып торабыз. Пандемия чорында антисептик чаралар сатып алырга теләдек. Закон  буенча эшләү өчен нинди антисептик чараларны сатуны тормышка ашырырга мөмкин?

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов җавап бирде:

- Россия Федерациясе территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аның әйләнешен җайга сала торган төп Федераль закон - «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аның  әйләнешен җайга салу турында» 22.11.1995 ел, №171-ФЗ закон нигезендә башкарыла. Анда алкогольле һәм спиртлы продукция белән бәйле эшчәнлекне лицензияләүгә кагылышлы нормалар бар. Әлеге закон нормаларына нигезләнеп, спиртлы антисептиклар лицензияләнергә тиешле спиртлы азык-төлек булмаган продукциягә керә. Шул ук вакытта әлеге закон нигезендә дезинфекция чарасы составында, 171 Федераль закон да каралмаган изопропил спирты булса, әлеге антисептикларны ваклап сату тыелмый һәм ул лицензияләнергә тиеш түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International