Мөслим районында ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды

2020 елның 22 мае, җомга

2020 елның 22 маенда Мөслим районында ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды. Утырыш эшендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы җитәкчесе Нафиков Р. Ф., территориаль орган хезмәткәрләре, район Башкарма комитеты, район эчке эшләр бүлеге һәм «Алкоторг» ҖЧҖ вәкилләре катнашты. Утырыш барышында районның сәүдә нокталарында алкогольле продукцияне сату мәсьәләләре, 2020 елның 4 аена эш нәтиҗәләре, спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен булдырмау буенча күрелә торган чаралар, шулай ук алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә гамәлдәге законнардагы үзгәрешләр турында сүз барды.

Утырыштан соң, райондагы кибетләрдә алкоголь ассортименты белән танышу, сатучылар белән булган проблемаларны сөйләшү өчен, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы җитәкчесе Нафиков Р.Ф., районның Башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә сәүдә объектларында булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International