“Меридиан” кибетендә сөт продукциясе күргәзмәсе һәм сату оештырылды

2020 елның 1 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы – Россиядә сөт җитештерү һәм эшкәртү буенча әйдәп баручылар исемелегндә һәм бүгенге көндә җирле товар җитештерүчеләр хисабына үзен тулысынча сөт продуктлары белән тәэмин итә ала торган регион. Шундый җитештерүчеләрнең берсе – Баулыдан Садыйков Равил Әхсән улының «Баулы сөте» крестьян-фермер хуҗалыгы.

«Баулы сөте» сәүдә маркасы быел Татарстан АССРның 100 еллыгына багышланган тавыш бирү нәтиҗәләре буенча иң яхшы йөзлеккә керде. Беренче этап барышында татарстанлылар 16 тармакта яраткан брендлары өчен тавыш бирделәр. Нәтиҗәдә 57 иң яхшы җитештерүчене билгеләделәр. Икенче этап барышында республика халкы 43 районның һәрберсеннән бер брендны сайлады. Җиңүчеләр арасында «Баулы сөте»сәүдә маркасы да бар.

«Безнең крестьян-фермер хуҗалыгы-Баулы районында бердәнбер сөт һәм сөт продукциясе җитештерүче. Хәзерге вакытта хуҗалык тәүлегенә 6 тоннага кадәр сөт эшкәртә һәм «Баулы сөте» сәүдә маркасы астында 25тән артык сөт продукциясе җитештерә, алар арасында каймак, катык, варенец, ряженка, кефир, ацидофилин, йогурт, эремчек, «Голландский» сыры һәм башкалар бар.

- Мин авылда үстем. Табигый сөт һәм сөт продуктлары һәрвакыт өстәлдә иде. Аларның тәмен әле дә хәтерлим, - дип сөйли Равил Әхсән улы. – Безнең район һәм республика халкы табигый продуктлар, коры сөт, үсемлек майлары һәм нинди дә булса консервантлар кулланылмаган продукт белән туклансын иде. Бу минем төп максатым. Моннан тыш, без майсыз продукция җитештермибез. Беренчедән, аның тәме икенче, икенчедән – андый продуктларга сатып алучылар арасында сорау юк.

«Баулы сөте» маркалы продукцияне Баулы халкына гына түгел, аннан читтә дә яратып өлгергәннәр: Бөгелмәдә, Әлмәттә, күрше Башкортстанда сатыла. Берәүгә дә сер түгел, тиз бозыла торган товар озак саклансын өчен аңа консервантлар кушалар, шуңа күрә сатып алучылар җирле продукциягә өстенлек бирә.

Әлмәттә «Баулы сөте» продукциясен әлегә «Меридиан»сәүдә челтәрендә генә сатып алырга мөмкин.

Нәкъ менә «Меридиан» кибетләренең берсендә 29 майда сөт продукциясе күргәзмәсе һәм сату оештырылды. Үткәрелгән чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Лилия Җәләтова һәм Венера Шәрәфетдинова катнашты.

Күргәзмә-сату вакытында сатып алучылар арасында анкета тутыру, сатучылар өчен укулар үткәрелде, шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау турында законнарның аерым нормалары аңлатылды.

"Вестник потребителя Татарстана» газетасының номерлары һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча мәгълүмати буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International