Кулланучылар белемен арттыру өстенлекле булып кала бирә

2020 елның 3 июне, чәршәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре «Меценат»ҖЧҖ универсаль сәүдә комплексы территориясендә берничә профилактик чара үткәрде. Озак вакытлы чикләү чараларыннансоң, Яр Чаллыда халык кулланышы товарларын сатучы предприятиеләр яңадан эшли башлады. Сәүдә предприятиеләре, инфекциядән саклану буенча мәҗбүри чараларны төгәл үтәп эшлиләр. Сатучылар һәм сатып алучылар битлек һәм перчаткалар киеп йөриләр, антисептиклар кулланалар. Чаралар барышында кулланучыларга да, хуҗалык итүче субъектлар вәкилләренә дә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр бирелде. Чаралар үткәрү барышында сәүдә комплексына килүчеләргә  «2014-2022 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән буклетлар һәм белешмәлекләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International