Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә структур бүлекчәләр җитәкчеләреы белән чираттагы киңәшмә узды

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә структур бүлекчәләр җитәкчеләре белән чираттагы киңәшмә узды. Киңәшмә башында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов республиканың 100 еллыгы уңаеннан хезмәттәшләрен котлады. Бу көнне, 100 ел элек Автономияле Татар Социалистик Совет Республикасын төзү турында декрет имзаланды. ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов «ТАССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесен алды.

Аннары кадрлар сәясәте һәм коррупциягә каршы тору бүлеге башлыгы Юлия Прокопьева ТАССР төзелүнең 100 еллыгына әзерлек планында каралган чараларның үтәлеше турында сөйләде.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов Татарстан Республикасының алкоголь базары характеристикасы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең аның торышына дәүләт контролен көчәйтү чаралары турында чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекция эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм аны камилләштерү чаралары турында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекция бүлеге начальнигы Татьяна Хәбибуллина сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International