Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә 6 айлык эш нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә җитәкче Җәүдәт Әхмәтханов рәислегендә 6 айлык эш нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды.

2020 елның 6 ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасының алкоголь базары характеристикасы һәм муниципаль берәмлекләр рейтингы нәтиҗәләре турында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов чыгыш ясады.

Сыра базарын җайга салу өлкәсендә административ хокук бозуларны ачыклау, тикшерү һәм карап тикшерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясен гамәлгә ашыру буенча 6 ай нәтиҗәләре турында административ һәм суд практикасы бүлеге башлыгы урынбасары Ильяс Җамалетдинов сөйләде.

Аннары «Татэкспертцентр» ДБУ җитәкчесе урынбасары Юрий Митюшкин 2020 елның 6 ае йомгаклары буенча территориаль органнар конкурсының башлангыч нәтиҗәләре белән чыгыш ясады.

Киңәшмә ахырында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекция бүлеге начальнигы Татьяна Хәбибуллина структур бүлекчәләр начальникларының киңәшмәләр карарларын үтәү нәтиҗәләре турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International