Оешмаларда битлек режимы гамәлдә булуы һәм кулланучылар хокукларын яклау турында искәртәбез

2020 елның 20 октябре, сишәмбе

2020 елның 20 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Магнит», «АлкоДьюти» һәм «Пятерочка» кибетләре территорияләрендә семинарлар үткәрде.

Чаралар барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы нормалары, законнардагы үзгәрешләр каралды, товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре һәм Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре турында сөйләштеләр.

Өстәмә рәвештә кулланучылар һәм оешма хезмәткәрләренә битлек режимын саклау турында хәбәр ителде.

Битлек режимы (медицина битлеген/респираторны йөртү һәм җәмәгать урыннарында битлексез йөрүне тыю) региональ норматив актлар нигезендә кертелде һәм Россия Федерациясенең күп кенә субъектларында гамәлдә булуын дәвам итә. Казанда битлек режимы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында» 19.03.2020 ел, №208 карары нигезендә билгеләнгән.

Әлеге карар нигезендә, оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр, гражданнар белән үзара ярдәм итешеп, гражданнарның ваклап сату объектларына сулыш органнарын индивидуаль саклау чараларыннан (битлекләр, ресираторлар) башка керүенә юл куймаска тиеш.

Шулай ук, оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр түбәндәгеләрне үтәргә бурычлы:

* хезмәткәрләр тарафыннан сулыш органнарын индивидуаль саклау чараларын (битлекләр, ресираторлар) һәм кирәк булганда кулларны индивидуаль саклау чараларын (перчаткалар) куллануны тәэмин итәргә;

• эш (смена) башланганчы көн саен эшчеләрнең тән температурасын үлчәргә һәм авыру симптомнары булу турында сораштыру үткәрергә, шулай ук тәкъдим ителгән дүрт сәгать саен эш көне дәвамында хезмәткәрләрнең температурасы үзгәрүне тикшерергә, тән температурасы югары булган, йогышлы авыру билгеләре булган затларның эшкә керешүенә юл куймаска;

* гомуми кулланылыштагы урыннарны, җиһазларны, инвентарьны дезинфекцияләргә һ. б.;

* кулларны чистартуны тәэмин итү мөмкинлеге булган антисептиклар булдырырга;

* ачык урыннарда кискен респиратор вируслы инфекцияләрне профилактикалау турында мәгълүмат урнаштырырга;

* хезмәткәрләр арасында коронавирус йогышлы авыруын профилактикалау буенча кирәкле чаралар күрергә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International