Кукмара районында ачык тыңлаулар узды

2020 елның 23 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы, контрольлек итүче субъектлар тарафыннан мәҗбүри таләпләрне бозуларны кисәтү максатыннан чыгып, Кукмара районы буенча 2020 елның 9 аенда алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-күзәтчелек эшчәнлегенең хокук куллану практикасы нәтиҗәләрен, хуҗалык итүче субъектлар тарафыннан кертелә торган типик хокук бозуларны күзәтү мәсьәләсе буенча гавами тыңлаулар үткәрде.

Кукмара районы территориясендә 2020 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча контроль-инспекция эшчәнлегенең төп күрсәткечләре турында хәбәр ителде. Алкоголь базарында ачыкланган типик хокук бозулар турында фикер алышынды. Аларны булдырмау өчен киңәшләр бирелде.

Хуҗалык итүче субъектлардан түбәндәге сораулар алынды:

- сыра продукциясен маркировкалау турында;

- сыра продукциясен сату турында;

- сыйфатсыз продукция сатып алганда кулланучы хокуклары турында.

Хуҗалык итүче субъектлардан кергән барлык сорауларга да тиешле аңлатмалар бирелде.

Нәтиҗә:

Ачык тыңлауларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров йомгак ясады.

Чара ахырында барлык катнашучыларга, хуҗалык итүче субъектлар вәкилләрен дә кертеп, алкогольле һәм спиртлы продукцияне легаль булмаган сату очракларына чик кую максатыннан, «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы мөмкинлекләрен актив кулланырга киңәш ителде. Эшмәкәрләр игътибарына Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе сайтының «Дәүләт контроле (күзәтчелеге)» бүлегендә урнаштырылган материаллар тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International