Үзәк шәһәр китапханәсе хезмәткәрләре белән чара үткәрелде

2020 елның 30 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Үзәк шәһәр китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә чара үткәрде.

Тыңлаучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде. Болар: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 15.08.1997 ел, № 1025 карары белән расланган Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләренең төп нигезләмәләре.

Катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар һәм хезмәтләр турында кирәкле мәгълүмат булу, түләнгән товар яки күрсәтелгән хезмәт өчен товар чеклары бирү, фикерләр һәм тәкъдимнәр китабын бирү турында таләпләр аңлатылды.

Шулай ук кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүмат туплаган түләүсез басма продукция тәкъдим ителде:

* Түләүле медицина хезмәтләре күрсәтү үзенчәлекләре;

• Коммуналь-көнкүреш ихтыяҗлары өчен газны куркынычсыз куллану буенча белешмәлек;

* Дистанцион каналларны (интернет, мобиль кушымта) кулланып товарлар сатып алганда (хезмәтләр күрсәтү) кулланучыларга киңәшләр;

• Җиһаз сатып алучылар өчен белешмәлек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International