Биектау муниципаль районы Чыпчык авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү булды

2020 елның 4 декабре, җомга

2020 елның 4 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Биектау муниципаль районының Чыпчык авыл җирлегендә чираттагы  гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.

Чарада катнашучыларны сатып алынган товарларның сыйфаты, гарантия срогы чыкканчы да, гарантия срогы чыккач та товарларны кире кайтару сроклары, икмәк-күмәч эшләнмәләренә һәм сөт продуктларына сәүдә өстәмәләре, тиешле сыйфаттагы товарлар турында, алкогольле продукцияне сату вакытын чикләү турында сораулар кызыксындырды. Барлык бирелгән сорауларга да Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе кысаларында аңлатмалар бирелде.

Авылларда күчмә кабул итүләр һәрвакыт кирәк – алар гражданнарга, авылдан читкә чыкмыйча, күп кенә мәсьәләләрне урында хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Чара барышында катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлатып буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International