ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә гыйнвар ае эшенә йомгак ясадылар

2021 елның 26 феврале, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә җитәкче Җәүдәт Әхмәтханов рәислегендә структур бүлекчәләр башлыклары белән 2021 елның гыйнвар ае нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Территориаль органнар башлыклары ZOOM платформасында катнашты.

Агымдагы ай йомгаклары буенча Татарстан Республикасында алкоголь базарының торышы турында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең 2020 елда дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү йомгаклары һәм аны камилләштерү турында кадрлар сәясәте һәм коррупциягә каршы тору бүлеге начальнигы Альбина Семенова чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы начальнигы Рифат Сөнгатуллин эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген тәэмин итү буенча функциональ бурычларны тормышка ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе матбугат сәркәтибе Алсу Нуруллина Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм «Татэкспертцентр» ДБУ эшчәнлеген мәгълүмати тәэмин итүдә ММЧдан файдалану һәм аларны камилләштерү чаралары турында доклад белән чыгыш ясады.

Тэги: киңәшмә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International