Укучыларны агарту максатыннан

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре, кулланучылар хокукларын яклау турында закон нигезләрен өйрәнү, хокукый культура формалаштыру һәм бу юнәлештә гомуми белем бирү учреждениеләренең эшен активлаштыру максатыннан чыгып, укучылар арасында агарту эшләре алып бара. Булачак Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, шулай ук «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» республика программасын үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Әлмәт шәһәренең 21 нче урта мәктәбендә укучылар белән очрашу оештырды.

9 «Б» сыйныф укучыларына Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге эшчәнлеге турында мәгълүмат бирелде, кулланучылар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен кем һәм ничек яклавы турында сөйләделәр, буклетлар рәвешендә элемтә өчен мәгълүматлар таратылды, Татарстан Республикасы Кулланучылар хокукларын яклау порталы белән практик танышу үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International