Лениногорск шәһәрендә яшәүчеләр өчен авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды

2021 елның 5 марты, җомга

Лениногорск шәһәренең «Мәдәният сарае» МБУДӘ Лениногорск шәһәре халкы һәм кунаклары өчен авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Ярминкәдә җирле җитештерүчеләрнең товарлары куелган иде. «Торос Молоко» сөт комбинаты сөт продуктлары (сөт, кефир, май, эремчек, сыр, ряженка һ.б.) белән таныштырды. Лениногорск кошчылык фабрикасы үз сатып алучыларына 35 граммлы өченче категорияле йомыркадан алып, 75 граммлы югары категорияле йомыркага кадәр, минималь саклау вакыты 7 көн булган диетик йомырка тәкъдим итте. «Колос» ҖЧҖ икмәк-күмәч эшләнмәләре һәм кондитер әйберләре тәкъдим итте. Үзмәшгуль кондитерлар татлы продукция: тортлар, пирожныйлар, круассаннар, кулдан һәм натураль ингредиентлардан пешерелгән тәм-томнар тәкъдим итте. «Агропак-Татарстан» ҖЧҖ сатып алучыларга лимонад, куас, газлы һәм газсыз су, барлыгы 20дән артык үз продукциясен тәкъдим итте. «Виктория» ҖЧҖ теплица хуҗалыгы яңа кыяр, яшел тәмләткечләр үстерә. Сатып алучыларның сатып алыр алдыннан теләсә нинди продукцияне татып карау мөмкинлеге бар иде.

Әлмәт территориаль органы белгече Наталья Платонова, Лениногорск районы Башкарма комитетының икътисад бүлеге белгече Наталья Орешина белән берлектә, ярминкәгә килүчеләр һәм оештыручылар өчен «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына консультация өстәле оештырды, «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын комплекслы яклауны үстерү» подпрограммасын үтәү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе заказы буенча эшләнгән буклетлар тәкъдим ителде, мөрәҗәгать итүчеләргә товарларның сыйфат мәсьәләләре буенча консультация үткәрелде, товарларның сыйфатын тикшерү, алмашу һәм кире кайтару шартлары турында аңлатылды. Катнашучыларның контакт мәгълүматлары, газеталар, буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International