Казан территориаль органы начальнигы гражданнарны күчмә кабул итте

2021 елның 10 июне, пәнҗешәмбе

2021 елның 10 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Татарстан Республикасы Биектау районы Чернышевка авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашу үткәрде.

Гражданнар белән очрашу барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының гомуми нигезләмәләре, товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре аңлатылды. Шәхси кабул итү барышында кулланучылар үзләрен кызыксындырган сораулар белән мөрәҗәгать итә һәм компетентлы җаваплар ала алдылар.

Күчмә чара кысаларында Казан территориаль органы начальнигы әлеге торак пунктта эшләүче муниципаль хезмәткәрләр өчен дә семинар үткәрде.

Халыкка Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең «Кулланучылар хокукларын яклау» Интернет-порталы эше турында мәгълүмат җиткерелде, анда әлеге тематика буенча актуаль мәгълүмат тәкъдим ителде.

Чара барышында катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлатып буклетлар таратылды.

Шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә битлек режимын саклау турында мәгълүмат җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International