Икмәк һәм икмәк-күмәч эшләнмәләренә дегустация узды

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Казан, Түбән Кама, Яшел Үзән, Алабуга, Сарман, Яр Чаллы һәм Йошкар-Ола җитештерүчеләренең икмәк һәм икмәк-күмәч эшләнмәләренә дегустация узды.

Дегустацияне үткәрүнең максаты - кулланучылар белемен арттыру максатыннан төрле җитештерүчеләрнең икмәк куллану үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирү; иң сыйфатлы һәм тәмле үрнәкләрне сайлап алу; шулай ук халыкны сыйфатлы һәм куркынычсыз икмәк белән тәэмин итүдәге проблемаларны билгеләү.

Дегустация комиссиясе экспертлары «Нарезной» батонының 8 үрнәген, «Сельский» һәм  «Дарницкий» икмәкләренең 6 үрнәген бәяләделәр.

Икмәк һәм икмәк-күмәч эшләнмәләренең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә, чөнки икмәк социаль әһәмиятле товар булып тора. Татарстанда (Идел буе федераль округы төбәкләре арасында) бодай, шулай ук арыш һәм арыш-бодай икмәгенә иң түбән бәяләр саклана.

Бүгенге көндә Татарстанда әлеге продукцияне җитештерүче 150дән артык предприятие исәпләнә.

Кызганычка каршы, икмәк һәм икмәк – күмәч әйберләре җитештерүчеләр аның файдасы һәм мөһимлеге турында халыкка җитәрлек мәгълүмат җиткерми, ә бит шул ук икмәк - клетчатка чыганагы, мөһим минераль матдәләр, алыштыргысыз аминокислоталар, B һәм PP төркеме витаминнары чыганагы.

Кулланучылар тарафыннан республика предприятиеләрендә җитештерелә торган икмәк сыйфатына карата шикаятьләр саны кими. Әмма сәүдә предприятиеләрен тикшерү барышында яраклылык вакыты чыккан икмәк сату очраклары ачыклана. Һәрвакытта да кулланучыларга продукция составы турында тулысынча мәгълүмат бирмиләр. Барлык җитештерүчеләр дә ипине бертигез составы һәм үзлекләре ингредиентларыннан әзерли. Шул ук вакытта һәр сатып алучы тәм яхшыртучы өстәмәнең нәрсә икәнен һәм аның нинди үзлекләргә ия булуын белергә хокуклы.

Кулланучылар дегустациясе барышында кулланучылар базарында тәкъдим ителгән төрле җитештерүчеләрнең икмәк һәм икмәк-күмәч продукциясе үрнәкләренә органолептик бәя бирелде: «Сельский» икмәге (социаль әһәмияткә ия товарлар исемлегенә керә) һәм республиканың барлык районнарында сатыла торган «Нарезной» батоны. Дегустация өчен продукция үрнәкләре Казан шәһәрендә генә түгел, республиканың Кама аръягы зонасы шәһәрләрендә һәм районнарында да сатып алынган.

Ашлык һәм аны эшкәртү продуктларының иминлеген һәм сыйфатын бәяләү экспертлары, икмәк пешерү өлкәсендәге белгечләр, җитештерүче предприятиеләр, сәүдә оешмалары, азык-төлек лабораторияләре вәкилләре продукцияне тышкы кыяфәте (форма, күләме, өслеге), тәме һәм исе буенча бәяләделәр.

Менә дегустация нәтиҗәләре.

 

Нарезной батонын дегустацияләү нәтиҗәләре 16.09.2021

урыны

Үрнәкнең исеме

Җитештерүче

Бәясе

Урта балл күләме

1

"Нарезной"

Батоны

АО "№ 3 Казан икмәк заводы" АҖ,

Казан ш.

528

26.4

2

"Нарезной"

Батоны

"Булочнокондитерский комбинат" АҖ,

Казан ш.

508

25.4

3

"Нарезной"

Батоны

"Васильевский хлебзавод" АҖ,

Яшел Үзән районы,

Васильево ш.т.б.

505

25.25

4

"Нарезной"

Батоны

"Нижнекамский хлебокомбинат" АҖ,

Түбән Кама ш.

503

25.15

5

"Нарезной"

Батоны

"Елабужский пищекомбинат" ЯАҖ

Алабуга ш.

492

24.6

6

"Нарезной"

Батоны

"Челны-хлеб" АҖ,

Яр Чаллы ш.

482

24.1

7

"Нарезной"

Батоны "Лента"

№1 Икмәк заводы, ҖЧҖ Марий Эл,

Йошкар Ола ш.

461

23.05

8

"Нарезной"

Батоны

"Сарман

Икмәге" ҖЧҖ

Сарман авылы

438

21.9

 

 

 

 

 

 

       

 

 

 

 

"Сельский" икмәген дегустацияләү нәтиҗәләре 16.09.2021

Урыны

Үрнәкнең исеме

Җитештерүче

Бәясе

Уртача балл күләме

 

 

 

1

"Сельский" икмәге

"№ 3 К "Сельский"икмәген дегустацияләү нәтиҗәләреазанский хлебозавод" АҖ,

Казан ш.

559

27.95

 

2

“Сельский" икмәге

"Казанский хлебзавод № 2" ҖЧҖ,

 Казан ш.

527

26.35

 

3

“Сельский" икмәге

"Васильевский хлебозавод" АҖ

Яшел Үзән районы,

Васильево ш.т.б.

491

24.55

 

4

“Сельский" икмәге

"Елабужский пищекомбинат" ЯАҖ

Алабуга ш.

479

23.95

 

5

“Сельский" икмәге

"Булочнокондитерский комбинат" АҖ,

Казан ш.

473

23.65

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

6

“Сельский" икмәге

"Нижнекамский хлебокомбинат" АҖ,

Түбән Кама ш.

453

22.65

 

7

“Сельский" икмәге

Миннеханов ИП

Г.Н., РТ, "Добропек" Пекарнясы

 

397

19.85

 

 

 

 

 

 

 

 

 

"Дарницкий" икмәген дегустацияләү нәтиҗәләре 16.09.2021

урыны

Үрнәкнең исеме

Җитештерүче

Бәясе

Уртача балл бәясе

1

"Дарницкий" икмәге

"Зеленодольский хлебокомбинат" ЯАҖ, Яшел Үзән ш.

513

25.65

2

"Дарницкий" икмәге

"Нижнекамский хлебокомбинат" АҖ,

Түбән Кама ш.

508

25.4

3

"Дарницкий" икмәге

"Васильевский хлебозавод" АҖ, РТ,

Яшел Үзән районы, Васильево ш.т.б.

496

24.8

4

"Дарницкий" икмәге

"Булочнокондитерский комбинат" АҖ, Россия,

Татарстан Республикасы,

 Казан ш.

481

24.05

5

"Дарницкий" икмәге

 "Челны-хлеб" АҖ, РТ,

Яр Чаллы ш.

469

23.45

6

"Дарницкий" икмәге

 "Сарман Икмәге" ҖЧҖ

438

21.9

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International