Хезмәт күрсәтүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелде

2021 елның 20 сентябре, дүшәмбе

2021 елның 20 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Казан шәһәренең үзәк базары» ААҖ хезмәткәрләре белән кулланучыларга хезмәт күрсәтү культурасын һәм сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән профилактик чаралар үткәрде.

Кизү тору вакытында сәүдә өлкәсендә, аерым алганда, сыйфатсыз товарлар сату һәм төрле хәлләрдә аларны чишү юллары турында да сүз барды. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законы, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре һ. б. нигезендә аңлатмалар бирелде.

Чара кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча белешмәлекләр һәм буклетлар рәвешендә мәгълүмати материал тарату белән барды.

Шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә битлек режимын саклау турында мәгълүмат җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International