Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясе утырышы нәтиҗәләре турында

2021 елның 26 ноябре, җомга

2021 елның 26 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы булды.

Көн тәртибендә - республиканың сәүдә объектларында сатыла торган Россия һәм республика җитештерүендәге сатып алынган вискиларны ябык дегустацияләү.

Дегустациядә 10 үрнәк бәяләнде. Минималь тотылу вакыты - 3 ел.

Үрнәкләр шәһәрнең сәүдә челтәрендә сатып алынган.

Тәкъдим ителгән үрнәкләрнең ваклап сату бәясе 0,5 литр сыешлы шешә өчен 435 – 700 сум. Кайбер үрнәкләр акция бәяләре буенча сатып алынган иде.

Дегустация комиссиясе әгъзалары тарафыннан бирелгән бәяләрнең нәтиҗәләре республиканың сәүдә челтәрендә сатып алучыга ихтыяҗны сыйфат ягыннан да, бәядән дә канәгатьләндерерлек вискилар сатылуы турында сөйли.

Иң югары балларны «Глен риверс» («Татспиртпром» АҖ филиалы «VIGROSSO», Татарстан Республикасы), «Вильям Лоусонс» һәм «Фокс энд догс» («Георгиевский» ҖЧҖ) (Мәскәү өлкәсе) виски үрнәкләре алды. Дегустация нәтиҗәләре таблицада күрсәтелгән.

 

п/п

Атамасы

Җитештерүче

Гомуми балл бәясе

 
 
 

1

НАКИ ТОМПСОН

ООО "АЛВИСА", Россия,

Ставрополь өлкәсе

9,58

 

2

СКОТЧ ТЕРЬЕР

ООО "Виноконьячный завод "Альянс-1892", Россия, Калининград өлкәсе

9,58

 

3

УАЙТ ХОРС

ЗАО "Игристые вина",
Россия, Санкт-Петербург ш.

9,57

 

4

СЕВЕН ЯРДС

ООО "Виноконьячный завод "Альянс-1892", Россия, Калининград өлкәсе

9,57

 

5

БЭЛЛС ОРИДЖИНАЛ

ЗАО "Игристые вина",
Россия, Санкт-Петербург ш.

9,56

 

6

ГЛЕН РИВЕРС

Филиал АО "Татспиртпром" "VIGROSSO", Россия, Казан ш.

9,67

 

7

МАККАЛИСТЕР КЛАССИЧЕСКИЙ КУПАЖ

ООО "Объединенные пензенские водочные заводы", Россия, Пенза ш.

9,52

 

8

ФОКС ЭНД ДОГС

ООО "Георгиевский",
Россия, Мәскәү өлкәсе

9,60

 

9

ВИЛЬЯМ ЛОУСОНС

ООО "Георгиевский. Традиции качества", Россия, Мәскәү өлкәсе

9,64

 

10

АЙБЕКС

ООО НПП "Виски Россия", Россия, Дагыстан Республикасы

9,57

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International