Кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфаты һәм культурасы мәсьәләләре буенча хуҗалык итүче субъектлар өчен семинарлар үткәрелде

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

2021 елның 29 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре «Пятерочка», «Магнит», «Верный», «Светофор», «Fix Price» сәүдә челтәрләренең, «Разливные напиткир» азык-төлек кибетенең хуҗалык итүче субъектлары белән кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинарлар үткәрде.

Үткәрелгән чаралар барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары турында мәгълүмат булган һәм актуаль темалар тупланган кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлаткан брошюралар һәм буклетлар рәвешендәге мәгълүмати белешмәлекләр тәкъдим ителде.

Анда «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату Кагыйдәләре һәм 2020 елның 21 сентябрендәге 1514 номерлы Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре каралды.

Кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр турында, претензияләрне карап тикшерү тәртибе һәм сроклары турында кирәкле мәгълүмат булу-булмавы турында таләпләр аңлатылды.

Өстәмә рәвештә медицина битлекләрен кибетләргә килүчеләр һәм хезмәткәрләр тарафыннан мәҗбүри файдалану турындагы мәсьәлә дә күтәрелде. Шулай итеп, кибет хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19.03.2020 елдагы 208 номерлы Карары белән билгеләнгән кагыйдәләр һәм таләпләр турында сөйләделәр. «Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышлы авыруы таралуны булдырмау чаралары турында» гражданнар һәм оешмалар тарафыннан гадәттән тыш хәлгә югары әзерлек һәм гадәттән тыш хәл режимын керткәндә мәҗбүри тәртип кагыйдәләрен раслау турында 02.04.2020 елның 417 номерлы РФ Хөкүмәте Карары, Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча территориаль ярдәмче системасы идарәсе органнары һәм көчләре өчен югары әзерлек режимын кертү турында» 2020 елның 19 мартындагы 129 нчы номерлы карары, «Халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән яклау турында» 21.12.1994 елның 68-ФЗ номерлы һәм «Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге турында» 30.03.1999 елның 52-ФЗ номерлы Федераль законнар нигезендә бастырып чыгарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International