Үсентеләр ярминкәсендә кизү тору оештырдылар

2022 елның 13 мае, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Химиклар мәдәният сараенда халыкның хокукый белемен күтәрү һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча халыкка мәгълүмат җиткерү максатыннан үсентеләр ярминкәсендә кизү тору үткәрде.

Анда «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның  2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре һәм 2020 елның 21 сентябрендәге 1514 номерлы Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре каралды.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм сәүдә кагыйдәләрен үтәү өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирелде.

Чара барышында түбәндәге сорауларга аңлатмалар бирелде:

- азык-төлек булмаган товарларда җитешсезлек ачыкланган очракта нишләргә;

- фасоны, күләме буенча килмәгән товарны кире кайтарып буламы;

- яраклылык вакыты чыккан азык-төлек товарын сатып алганда кая мөрәҗәгать итәргә?

Кулланучыларга шикаятьләрне һәм мөрәҗәгатьләрне карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр турында кирәкле мәгълүмат булу, түләнгән товар яки күрсәтелгән хезмәт өчен товар чеклары бирү, фикерләр һәм тәкъдимнәр китабы бирү турында таләпләр аңлатылды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары турында мәгълүмат, актуаль темалар буенча кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлаткан брошюралар һәм буклетлар рәвешендәге мәгълүмати белешмәлекләр тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International