Тормыш хәленә җавап

2022 елның 12 августы, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына кулланучы түбәндәге сорау белән мөрәҗәгать итте:

- Сәүдә объектына микродулкынлы мичне алып килдем. Ремонт вакыты 45 көн күрсәтелгән иде. Күрсәтелгән сроктан соң тагын 20 көн вакыт узды, әмма микродулкынлы мич әле дә ремонтланмаган. Кулланучы хокукларым нинди?

Тормышта төрле хәлләр була һәм һәркем белән дә шундый ук хәл килеп чыгарга мөмкин, шуңа күрә, барлык кулланучыларны мәгълүмат белән таныштыру өчен, әлеге сорауга җавапны җиткерәбез:

- «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 23 статьясы нигезендә, ремонт вакыты бозылган очракта, кулланучы ремонттан баш тартырга һәм Законның 18 ст. 1 пунктында билгеләнгән башка (яңа) таләпләр куярга хокуклы.:

- шул ук маркадагы (шул ук модель һәм (яки) артикул) товарга алмаштыруны таләп итәргә;

- сатып алу бәясен тиешле яңадан исәпләү белән башка маркадагы (модель, артикул) товарга алыштыруны таләп итәргә;

- сатып алу бәясен киметүне таләп итәргә;

- товарның җитешсезлекләрен кичекмәстән бетерүне яки кулланучы яисә өченче зат тарафыннан аларны төзәтү чыгымнарын түләтүне таләп итәргә;

- сату-алу килешүен үтәүдән баш тартырга һәм товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә.

Яңа таләпләр куймаска да мөмкин. Кулланучы хокуклары, ремонт тәмамланганны көтеп, сатучыдан, ремонт срокларын бозган өчен, законның 23 ст. билгеләнгән срогы чыккан һәр көн өчен товар бәясенең 1% күләмендә неустойка түләүне таләп итәргә мөмкинлек бирә. Таләп 2 нөсхәдә язма рәвештә тапшырылырга тиеш, аларның берсе сатып алучыда бу таләпне кабул итү турында билге белән калырга тиеш.

Закон сатып алучы өчен бик мөһим хокукны билгели: анда җитешсезлекләрне бетерү зарурилыгы аркасында товар кулланылмаган чорга гарантия срогын озайту да мөмкин. Күрсәтелгән чор, ремонт тәмамланганнан соң, товарның җитешсезлекләрен бетерү турында таләп белән кулланучы мөрәҗәгать иткән көннән алып, аны тапшырган көнгә кадәр исәпләнә. Сатып алучының үокукларын Закон билгели (3 ст. 3 п. 20).

Товарны биргәндә җитештерүче (сатучы, вәкаләтле оешма яки вәкаләтле хосусый эшмәкәр, импортер) кулланучыга товарның җитешсезлекләрен бетерү турында, товарның кимчелекләрен бетерү өчен кулланучы тарафыннан товарны тапшыру датасы турында, товарның кимчелекләрен бетерү датасы турында, товарның запас частьләре (детальләре, материаллары) һәм товарның җитешсезлекләрен бетергәннән соң кулланучыга товарны бирү датасы турында язмача мәгълүмат бирергә бурычлы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International