«Циркуль» кибетендә анкета үткәрделәр

2022 елның 12 августы, җомга

Хәзерге вакытта кибетләрдә канцелярия товарларын сайлап алу шундый төрле ки, кибеткә кергәч, күзләр камаша. Дәфтәрләр һәм блокнотлар төрле размерда һәм төсләрдә, каләм һәм карандашлар, буяулар һәм фломастерлар, альбомнар һәм буяулар, китаплар һәм уку әсбаплары киң ассортиментта, аларр арасында үзебездә җитештерелгәннәре дә, чит илнекеләр дә бихисап. Алар барысы да күз карашларын үзенә тартып тора.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре 1 сентябрь – Белем көне алдыннан «Алтын Ай» сәүдә үзәгендә «Циркуль»кибетендә профилактик чара үткәрде. Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре сатучылар белән аралаштылар, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы РФ Законының төп нигезләмәләре турында сөйләделәр. Кулланучылар да читтә калмады - белгечләр алар белән Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге гамәлдәге карарын белүгә анкеталау үткәрделәр.

Анкета нәтиҗәләре буенча, кулланучыларның күпчелеге вакытлы булмаган басмалар (китаплар, брошюралар, альбомнар, картографик һәм ноталы басмалар, кәгазь басмалар, календарьлар, буклетлар, техник мәгълүмат чыганакларында урын алган басмалар) тиешле сыйфатта булса, кире кайтарылырга һәм алмашырга тиеш түгеллеген беләләр.

Канцелярия товарларына килгәндә, күпләр бу сорауга җавап бирергә кыенсыналар. Канцелярия кирәк-яраклары ябык исемлектә күрсәтелмәгәнлеген бөтенесе дә белми.

Сатучы, әгәр дә сатып алучы түбәндәге канцелярия товарларын кире кайтаруны рәсмиләштерергә карар итсә, баш тартырга хокуклы түгел: мәктәп пеналы; ручкалар, карандашлар, бетергечләр; рәсем ясау өчен кирәк-яраклар: буяулар, кисточкалар, вак-төякләр; теләсә нинди дәфтәрләр; көндәлекләр һәм башка атамалар.

Кулланучылар базар өлкәсенә кагылышлы сорауларын бик теләп бирделәр.

Чарада катнашучыларның барысы да Чаллы территориаль органының Кайнар линиясе эше турында мәгълүмат алды һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән буклетларга ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International