29.09.2009

Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе сайтында - http://tatalc.ru/ -   яңа хезмәт  барлыкка килде.  Бу    спиртлы һәм алкоголь эчемлекләрне  ваклап сатуга лицензия алырга теләүчелергә кагыла.  Хәзер алар   гаризаларының  торышын  интернет челтәре аша инспекциянең сайтына кереп белә ала.   

 

Моның өчен   www. tatalc.ru/ lic  адресын җыярга һәм   махсус  юлларга предприятиенең  ИННын һәм гариза номеры  кертергә кирәк.   Гариза турында мәгълүмат төймәсенә басканнан соң  лицензиатны кызыксындырган  барлык  информация экраннарда күренәчәк: оешманың исеме, гариза бирү вакыты, документларны,  әлеге  предприятиегә караган сәүдә объектларын тикшерү нәтиҗәләре һәм  лицензия бирүче органның карары.  Мәгълүмат базасы  оператив рәвештә яңартылып тора.  Димәк,  Дәүләт алкоголь  инспекциясе керткән һәр төзәтмәне лицензиат шунда ук күрә алачак.

 

 Әлегә    хезмәт тест  режимында эшли.   Шулай да аның  уңайлыгын   ике як та тоярга өлгерде. Алкоголь продукциясен ваклап сатуга лицензия алырга теләүчеләргә   хәзер, гаризаларының  ни хәлдә булуын белү өчен,  инспекциягә  килеп йөрү зарурлыгы бетте.   Белгечләрнең телефоннары да  әлеге темага кагылышлы төрле сораулар белән  көне төне шалтырамый.  Моннан тыш,    яңалык  бу өлкәдә үтә күренмәлелекне дә тәэмин итә ди, дәүләт хезмәткәрләре.   Якын арада ул тулы көченә эшли башлаячак. 

Лицензиатлар үзләренә кирәкле мәгълүматны  Дәүләт алкоголь инспекциясе бинасы фойесында урнашкан   махсус терминал аша да  белә ала. Адрес:  Һади Такташ урамы, 94.



артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International