Пилмәннәрнең кулланучылар дегустациясе
14.03.2012

Урта статистик Россия кешесенең рационында пилмән традицион хөрмәтле урын ала. Республика базарында 150 артык җитештерүченең 600 якын исемдәге пилмәне тәкъдим ителгән, шул исәптән Татарстан Республикасының - 60 артык җитештерүчесенең 220 исемдәге пилмәне. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белән үткәрелгән халык анкетирование нәтиҗәләре буенча, туңдырган итле ярымфабрикат кулланучылар структурасында 44% пилмәннәргә туры килә. Сораштыру нәтиҗәләре буенча, республика халкының 82% сатып алынган пилмәннәрне куллана, 17% үзләре пешерергә яраталар, сораштырылганнарның 1% пилмәннәрне бөтенләй ашамый. 
         Кулланучыларның шактый зур өлеше ярымфабрикатларны сайлаганда, марканың, җитештерүченең билгеле булуына, продукциянең тышкы кыяфәтенә һәм төрү материалының күләменә зур игътибар бирә. Пилмән продукциясен сайлаганда, респондентлар продуктның тәменә дә зур   игътибар бирәләр- 39% нәкъ шул факторны атадылар. Респондентның 24% өчен ингредиентларның “табигый” булуы мөһим, респондентларның 17% продуктның бәясенә игътибар бирә. Димәк, әзер пилмәннәрнең сыйфат һәм куркынычсызлык мәсьәләләре безнең сатып алучылар өчен бик актуаль.
         Продукт турында иң беренче мәгълүматны бәясеннән белеп була: мөгаен, продукт кыйбатрак булса, сыйфаты да яхшырак булыр.Үзе турында эшләнмәнең составы да күп әйтер. Ләкин пилмәннәр белән барысы да шактый гади. Аларны, Р 52675 – 2006 ГОСТы буенча, салынган ит күләменә карап, 4 категорияле җитештерәләр – Б, В, Г, Д. Иң итле пилмәннәр “Б” хәрефе астында чыгарыла – аларда 60 – 80% ит булырга тиеш. Алар иң кыйбат та – бер килограммы 250 сум. “В” пилмәне арзанрак - 200 – 220 сум, ләкин аларда ит тә азрак – 40 – 60%. Ләкин кибетләрдә экономкласс пилмәннәрен ешрак күрергә мөмкин – бу “Г”, ”Д” категорияле   ярымфабрикатлар, бер килограммы 100сум. “Г”пилмәннәрендә 20 – 40% ит, ә “Д” – 20% кимрәк. Эчлекнең калган өлеше – соя, тәмләткечләр һәм төрле алмаштыргычлар.
        Дегустация өчен пилмән үрнәкләре турыдан-туры сәүдә челтәрендә комиссион сатып алынды, димәк, кибет киштәләрендә сатылган продукция бәяләнде. Конкрет исемдәге пилмәнне сатып алганда, комиссия пилмәннәрнең “Б” һәм “В” категорияле булуына таянды, чөнки бу пилмәннәрнең кулланучылар үзенчәлекләре биегрәк булырга тиеш.
 
         Киләсе исемдәге пилмәннәр сатып алынды:
1. “Челны – Холод” ААҖ, ТР.
Яр Чаллы шәһәре – “Домашние” пилмәннәре.
2. “Бәхетле - 1” ҖЧҖ, ТР, Казан шәһәре – “Русские” пилмәннәре.
3. “Дарья” ҖЧҖ, Санкт – Петербург шәһәре, “Сибирские” пилмәннәре.
4. “Счастливые времена” ҖЧҖ, ТР, Яр Чаллы шәһәре, “Татарские халяль” пилмәннәре.
5. “МПК Торбеевский” ЯАҖ, Мордовия Республикасы, Саранск шәһәре – “Домашние” пилмәннәре, Атяшево.
6. “Шельф-2000" ҖЧҖ, Россия, 142000, Мәскәү өлкәсе, Домодедово шәһәре, “Ложкарев “ пилмәннәре.
7. “Качественный продукт” ЯАҖ 144001, Мәскәү өлкәсе, Электросталь шәһәре, “Русские” пилмәннәре.
8. “Пестречинка” ҖЧҖ заказы буенча "Птицефабрика "Казанская" ААҖ, ТР, Яшел Үзән районы, Осиново авылы – “Мусульманские” пилмәннәре.
 
          Белешмә өчен: органолептик күрсәткечләре буенча пилмәннәр түбәндәге таләпләргә туры килергә тиеш:
 · тышкы кыяфәте: пилмән, озак ятып, тыгызланырга һәм формасын үзгәртергә тиеш түгел;
· ярымтүгәрәк, турыпочмак яки квадрат формасы булырга тиеш, кырыйлары яхшы эшләнелгән, фарш чыгарга тиеш түгел;
· өслеге - коры һәм чиста;
· пачканы селкегәндә, ачык тавыш чыгарга тиеш;
· тәм һәм ис: бу продуктның төренә хас пешкән пилмәннәрнең тәмле тәме һәм һуш исе була.
       Фарш сусыл, кирәгенчә тозлы, суган һәм тәмләткеч исе белән, чит тәмсез һәм иссез булырга тиеш.
        Төрү материалында типография ысулы белән сатып алучы өчен кирәкле мәгълүмат, атап әйткәндә, предприятие-әзерләүченең исеме, товар билгесе (булса), продукция исеме, масса нетто, предприятие-әзерләүче адресы, составы, азык бәясе, әлеге продукция норматив-техник документлары буенча әзерләнүе күрсәтелгән, әзерләү ысулы, эшләп чыгарылган датасы, шартлар һәм саклау вакыты күрсәтелергә тиеш.
        Пилмән пешерү һәр төрү материалында күрсәтелгән ысул һәм әзерләү вакытына туры китереп үтәлергә тиеш.
        ГОСТ буенча пилмәндә (исеменә карап) 1,8% тоз, ит фаршы 50% азрак һәм аксым 10-16% ким түгел булырга тиеш. ГОСТта, әлбәттә, барысы тәфсилләп язылган. Әмма кибетләрдә чынлыкта нәрсә сатыла соң? Р52675-2005 ГОСТы буенча әзерләнгән продукцияне, комиссия сатуда тапмады. Без сатып алган пилмән үрнәкләре предприятие-әзерләүче эшкәрткән техник шартлар (ТШ) буенча әзерләнгән. Продукция ГОСТ буенча чыгарылган дип кайда булса күрсәтелсә дә, җитештерүче, кулланучылар өчен мәгълүмат кына (маркировка) булган ГОСТ Р 51074 ГОСТын күз алдында тотып, ә составын һәм башка куллану үзенчәлекләрен күрсәтмичә, хәйләли.
 
Җитештерүчеләр үз продукциясенең төрле күрсәткечләрен мөстәкыйль билгеләп, үз техник шартларында эшләп, ГОСТ таләпләреннән ерагайганнан-ерагаялар. Бәлки, бу начар булмас иде, әгәр дә ул азыкны конкурентлардан иң тәмле һәм кабатланмас итеп чыгарырга дигән максат куйса, ләкин, кызганычка каршы, практикада бөтен ТШ безгә яхшы таныш ГОСТлардан калыша. Продукциянең бәясен төшерер өчен һәм аны конкурентсәләтле ясар өчен, җитештерүчегә кирәкле категорияле итне башка, түбән сортлыга алмаштырып, камыр күләмен арттырып һәм фарш күләмен киметеп, төрле үсемлек ингредиентларын өстәп һәм төрле тәмләткеч ярдәмендә тәм ясап, чималда “экономия ясарга” туры килә. Әлбәттә, җитештерүче үз продукциясенә сорау киметмәсен өчен, бу күрсәткечләрне төрү материалында күрсәтми, шуның белән элек ГОСТ буенча әзерләнгән пилмәннәрне сатып алырга күнеккән сатучыны ялгышлыкка кертә.


артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International