Матбугат конференциясе
03.10.2012

2012 елда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе башка контрольлек органнары һәм хокук саклау органнары белән берлектә алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларны ачыклау, шулай ук аларга киртә кую эшен дәвам иттерә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе узган чорда алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешенә контрольлек итү өлкәсендә 1238 тикшерү һәм административ тикшеренү уздырды. 2011 елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 1,6 тапкырга күбрәк бу.
1053 хуҗалык итү субъектында гамәлдәге законнарны бозуның 1132 очрагы ачыкланды.
Законнарны бозулар структурасына килгәндә, алкогольне лицензиясез сату очраклары арту тенденциясенең дәвам итүенә игътибарны җәлеп итәсе килә. 2012 елның 8 аенда тиешле лицензиясез алкогольле продукцияне сату очраклары 1,9 тапкырга (2011 елның шушы ук чоры белән чагыштырганда) артты (57 дән 109 очракка кадәр җитте).
Бу иң элек гамәлдәге законның камил булмавына бәйле, чөнки лицензиясез эшчәнлек өчен штрафлар чагыштырмача түбән дәрәҗәдә (хосусый эшмәкәрләр өчен, ә законны иң күп бозучылар нәкъ шулар, – 4 тән 5 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен – 40 тан 50 мең сумга кадәр). Бу дәүләт пошлинасы күләменә (елына 40 мең сум) караганда күпкә ким. Намуссыз эшмәкәрләр шуннан файдалана да инде.
Игътибарны аеруча җәлеп иткән фактлар:
– “Изабелла” ПКФ ҖЧҖ (Казан ш., Гаврилов ур., 40а, Волгоград ур., 3а):  ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе 2012 елның июнендә 2 сәүдә ноктасында кабаттан тикшерү барышында лицензиясез (товарны озату документларына туры килә торган лицензиясез) 180 атамадан артыграк алкогольле продукцияне ваклап сатуны ачыклады. Суд карарлары нигезендә 450 литрдан артыграк (гомуми бәясе – 450 мең сумнан күбрәк) күләмдә алкогольле продукция конфискацияләнде.
– ХЭ Мөхәммәтшина Г.Г. (Казан ш., Декабристлар ур., 8а): 2012 елның июнендәге тикшерү барышында лицензиясез алкогольле продукция, ялган алкогольле һәм спиртлы продукция сату гына түгел, билгеләнгән тәртиптәге махсус федераль маркаларсыз алкогольле продукция сату очраклары да ачыкланды. Нәтиҗәдә 437 литр күләмендә продукция (шул исәптән 220 литр күләмендә спиртлы продукция) тартып алынды.
Моннан тыш соңгы вакытларда лицензиягә ия булмаган килеш алкогольле продукцияне түбәндәге затлар тарафыннан сатулар кабаттан ачыкланды: ХЭ Нуриәхмәтова Т.М. (Казан ш., Минусинская ур., 1) – аннан 90 литрдан артыграк күләмдә хәмер продукциясе тартып алынды, “ДаНиРа” ҖЧҖ (Казан ш., Гагарин ур, 83) – шулай ук 90 литрдан артыграк, ХЭ Невзорова Л.М. (Казан ш., Волгоград ур., 29а), ХЭ Вәсимова М.Ю (Зеленодол районы, Айшә ав.) һәм башкалар.
Шунысы нык борчу тудыра: лицензиясез эшчәнлек бик еш ялган гына түгел, гражданнарыбызның тормышы һәм сәламәтлегенә янаган продукт сату белән дә бәйле. Аракы гына түгел, кыйммәтле “элита” хәмер эчемлекләре дә ялганлап җитештерелә. Бу җәһәттән шуны да искәртеп үтәргә кирәк: кайбер “осталар”, чыгышы мәгълүм булмаган спиртлы продукциягә (ул 5 литрлы баллоннарда сатыла) нәрсәләрдер кушып, шуны оятсызларча “Татспиртпром” продукциясе дип сатып яталар.
Шундый очракларның соңгысы Казанда “Кәҗә бистәсе” метро станциясе тирәсендәге юл чатында ( биредә бик күп кеше йөри) ХЭ Мөхәммәтшина Г.Г. сәүдә ноктасында (Казан ш., Декабристлар ур., 8а) ачыкланды.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы подразделениеләре һәм район прокуратуралары белән уртак чаралар нәтиҗәсендә балигъ  булмаганнарга сату тыелган продукция сату очракларының 1,3 тапкырга, шул исәптән хәмер сатуның – 3,8 тапкырга, тәмәке сатуның – 2,4 тапкырга артуы билгеләнде. Шул ук вакытта балигъ булмаганнарга сыра сату очракларының 22,1 процентка кимүе ачыкланды.
Агымдагы елның 8 аенда гражданнарның шәхси хуҗалыкларында үзләре ясаган спиртлы продукция сатуның 206 очрагы (2011 елдагы белән чагыштырганда 44 процентка кимрәк) билгеле булды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хуҗалык итүче субъектларның алкогольле продукцияне ваклап сату вакытын чикләүне ничек үтәүләренә мониторинг уздыруны дәвам иттерә. Моннан тыш Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ белән берлектә уртак төнге һәм иртәнге рейдлар уздырыла, гражданнардан “кайнар линия”гә алынган барлык мәгълүмат тикшерелә. 2012 елның 8 аенда 4561 сәүдә объектында мониторинг уздырылып, шуларның 542 сендә алкогольле продукция сату (шул исәптән сыра сатуның 180 очрагы буенча) вакытын чикләүнең санга сугылмавы билгеләнде.
Суд практикасы
2012 елның башыннан бирле Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә һәм аның территориаль органнарына карап тикшерүгә (шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм аның территориаль органнары тарафыннан административ хокук бозулар турында эшләрне карап тикшерүгә вәкаләтле башка органнарга карап тикшерүгә җибәрелгән) алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерү һәм аның әйләнеше өлкәсендә закон бозулар буенча 909 эш алынды.
769 эш буенча карарлар кабул ителде, чама белән 2 миллион сум күләмендә штраф салынды.
2012 ел башыннан бирле барлыгы 2175,1 л күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукция тартып алынды, конфискацияләнде һәм дәүләт милкенә әйләндерелде.
Алкогольле продукцияне кертү
Татарстан Республикасына алкогольле продукция кертүне 20 күпләп сату оешмасы хәл итә.
Татарстан Республикасының эчке базарына кертелгән алкогольле продукция күләме узган елгың шушы ук чоры белән чагыштырганда 1,0 процентка артты, әмма кертелгән коньяк күләме 45 процентка, аракы – 29, ликер-аракы әйберләре – 14 процентка үсте. Аз градуслы эчемлекләрне кертү күләме 38,0 процентка, шампан һәм күбекле шәрабләр – 27,0 процентка кимеде.
2012 елның 8 аенда Татарстан Республикасына күпләп сату фирмалары тарафыннан кертелгән 1829 мең дал күләмендә алкогольле продукция тикшерелде. 47,5 мең дал күләмендә хәмер продукциясе (узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 13,6 процентка кимрәк, ягъни тикшерелгән алкогольле продукциянең 2,6 проценты) илкүләм стандартларга, иминлек, легальлек таләпләренә туры килми дип танылды һәм республиканың эчке базарына кертелмәде.
Бракка чыгарылган продукция:
– 7,27 мең дал аракы, узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 42 процентка күбрәк;
– 5,86 мең дал күләмендә җимеш, бал, җиләк шәраблары, 2011 елның 8 аендагы белән чагыштырганда 21 процентка күбрәк;
– 8,03 мең дал күләмендә коньяк, 2011 елдагы күрсәткечкә караганда 16 процентка күбрәк.
Алкогольнең легальме-юкмы икәнлеген Интернетта тикшерергә була 
Бүген, илебезнең алкоголь базарында яңа үрнәктәге федераль маркалар белән маркировкаланган бик күп ялган алкоголь сату очраклары һәм Россия төбәкләрендә ялган хәмер белән агулану очраклары булып торган бер мәлдә, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Татарстан Республикасында алкоголь әйләнешенә өстәмә контрольлек оештырды. Хәзер республикабызда алкогольнең легальлеген Интернет ярдәмендә  дә тикшерергә була.
Әлеге сервистан Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында (uslugi.tatar.ru) файдаланырга була. Шулай ук 5-114-115 телефонына шалтыратып (телефоннан шалтыраткан өчен генә түлисе) кәрәзле телефон ярдәмендә дә бу хезмәт күрсәтүне кулланырга мөмкин.
Алкогольнең чынлыгын раслау өчен шешә бөкесендә (алкоголь Татарстанда җитештерелсә) яки наклейкасындагы штрих-коды өстендә күрсәтелгән  партиясенең теркәү номерын компьютерга кертергә кирәк. Алкогольле эчемлекнең атамасы, шешәсенең сыешлыгы, эчемлекнең катылыгы, җитештерү датасы һәм җитештерүчесе турында мәгълүмат алынганнан соң аны шешә этикеткасындагы мәгълүматлар белән чагыштыру шарт.
Мәгълүматлар бер-берсенә туры килгәндә, сайлап алынган хәмернең сыйфатына һәм легаль төстә сатылуына ышанырга була. Мәгълүматлар туры килмәгән очракта мондый хәмерне сатып алмаска һәм бу хакта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең кайнар линия телефонына (843) 278-92-79) шалтыратырга кирәк.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе матбугат хезмәте


артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International