Матбугат конференциясе
05.12.2012

 2012 елның 5 ноябрендә Европа сыйфат атнасы старт алды, 8 ноябрьдә Бөтендөнья сыйфат көне билгеләп үтелде.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе бөтен сыйфат айлыгы (2012 елның ноябре) дәвамында республиканың барлык шәһәрләре һәм районнарында кулланучылар өчен 120дән артыграк чара: консультация өстәлләре, базарларда дежур торулар, шулай ук сәүдә комплексларында викториналар, барысы да отышлы булган лотереялар, конкурслар белән, призлар һәм бүләкләр тапшырып, төрле акцияләр уздырды. Сорашып-белешүләр, дегустацияләр, күргәзмә-сатулар халыкның куллану өлкәсендә аң-белеме артуын күрсәтте.
Сатып алучылар арасында үткәрелгән сорашып-белешү нәтиҗәләреннән шул мәгълүм булды: республикада яшәүчеләрнең 80 проценты җирле җитештерүчеләребезнең товарларына өстенлек бирә, чөнки, кулланучылар фикеренчә, аларның продукциясенең сыйфаты яхшырак, “химия”кушылмаган чын продукция.
Бер үк вакытта җирле продукция сатуда кайбер проблемалар да ачыкланды. Болар – кайбер җитештерүчеләр продукциясенең сыйфаты түбән дәрәҗәдә булу, продукциянең уңайсыз төрелмә-савытларга урнаштырылуы (җайлырак – кечкенәрәкләренә урнаштырыласы урынга), составы игътибарны җәлеп итәрлек булмау, кулланучыларга яңа продукцияләр тәкъдим итмәү.
Республиканың барлык шәһәрләре һәм зур район үзәкләрендә кулланучыларга консультация ярдәме күрсәтү буенча базарларда дежур торулар оештырылды. Республика буенча базарларда дежур торулар вакытында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнары белгечләренә 1000нән артыграк кулланучы мөрәҗәгать итте, шуның 400дән артыграгына сату-алу килешүләрен өзүдә һәм сыйфатсыз товарны алыштыруда ярдәм ителде, 60 берәмлек товар экспертизага җибәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, халык куллану товарларының куллану үзенчәлекләрен бәяләгәндә сыйфатлы продукциягә өстенлек бирү күнекмәләренә өйрәтү, бер үк төрле товарлар төркеме буенча иң яхшы җитештерүчене ачыклау һәм алынган нәтиҗәләр турында мәгълүматны   кулланучыларга җиткерү максатыннан чыгып, бәяләнә торган продукция үрнәкләренә лаборатория тикшеренүләре уздыру нигезендә, азык-төлек товарларына кулланучыларның чагыштыру дегустацияләрен уздыра.
Булып узган дегустацияләргә һәм тикшерүләр материалларына анализ нәтиҗәләреннән күренгәнчә, халыкны сыйфатлы азык-төлек белән, аеруча сөт һәм ит продуктлары белән тәэмин итүдә шактый ук җитди проблемалар бар – еш кына сыйфаты мәҗбүри таләпләргә туры килмәгән һәм (яки) товар турында мәгълүматта һәм товарның норматив-техник документларында белдерелгән сыйфат дәрәҗәсенә туры килмәгән продукция сатыла.
Норматив-техник документларда билгеләнгән таләпләргә туры килмәве сәбәпле товарларның куркынычсызлыгы һәм сыйфаты буенча мәҗбүри таләпләрне бозулар ачыклана. Төрелмәсендә товар турында ялган мәгълүмат күрсәтү юлы белән кулланучыларны алдау, шулай ук ялган һәм контрафакт товарлар сату очраклары билгеләнә. Нәтиҗәдә сыйфатсыз, начар продукция сатып алган кулланучының сәламәтлеге һәм гомеренә җитди куркыныч барлыкка китерелә.
Кулланучы сыйфатлы азык-төлекне, кыйммәтрәк булса да, сатып алырга әзер, әмма ул сыйфатлы продуктларны сыйфатсызларыннан аеру критерийларын бигүк белеп бетерми. Хәзерге вакытта күп кенә җитештерүчеләр сыйфатлы һәм экологик яктан чиста азык-төлек продукциясе эшләп чыгара. Әмма базар мөнәсәбәтләре, көндәшлек шартлары аркасында алар асылда үзләренең продукциясен очсызгарак төшерү – продукция составын очсызлырак, еш кына тулы кыйммәтле булмаган ингредиентлар һәм компонентларга алыштыру юлыннан китәргә мәҗбүр.
Кулланучыга сыйфатсыз продукция эләгү ихтималыннан котылу өчен, сәламәтлек өчен куркыныч һәм сыйфатсыз продукцияне яраксызга чыгару мөмкинлеге бирердәй контрольлек чараларын нык чикләү шартларында, товарның кулланучыга китерелүенең барлык этапларында товарның сыйфатына экспертиза үткәрергә кирәк, ә инде экспертиза нәтиҗәләре белән киң җәмәгатьчелекне таныштырырга кирәк, дип исәплибез. Чөнки теләсә кайсы товар кулланучыга кирәк булганда гына кибет киштәсенә эләгә ала. Шул рәвешле кулланучы сыйфатлы товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне сайлап алу мөмкинлегенә ия булачак. Ә инде үзләренә “бойкот игълан ителгән” сыйфатсыз товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр шул рәвешле “чигенергә” мәҗбүр булачак. “2013–2015 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” озак сроклы максатчан программа чараларын тормышка ашыру кысаларында билгеләнгән барлык күрсәткечләр буенча, шул исәптән физик-химик, микробиологик, токсикологик, радиологик, ГМО күрсәткечләре буенча, халык куллануы товарларына экспертизалар үткәрү күздә тотыла. Үткәрелә торган экспертиза юнәлешләре, товарлар төркемнәре буенча республикабызда яшәүчеләрдән дә безгә – Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә тәкъдимнәр керүенә өметләнәбез. Фәкать уртак тырышлыклар белән генә, уздырыла торган чараларның “үтә күренмәлелеген” булдырып, сатыла торган товарлар һәм хезмәтләр күрсәтүләр сыйфатын тәэмин итү өлкәсендәге вәзгыятьне үзгәртүгә ирешә алачакбыз.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең контрольлек-инспекция эшчәнлеге 
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе агымдагы елның 10 аенда 2977 тикшерү һәм тикшеренү уздырды, шул исәптән алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә – 1569.
2312 хуҗалык итү субъектында (шул исәптән алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә – 1352) гамәлдәге законны бозулар ачыкланды. 2011 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, гамәлдәге законны бозган субъектлар саны 20,2 процентка артты.
2012 елның 10 аенда (2011 елның шушы ук чоры белән чагыштырганда) тиешле лицензиягә ия булмаган килеш алкогольле продукцияне сату очраклары 2 тапкырга диярлек артты. Бу җәһәттән Чаллы территориаль органына “тиңнәр” юк: анда лицензиясез эшләүнең 60 очрагы (2011 елның шушы ук чорында 21 шундый очрак) билгеле булды. Чаллы шәһәренең үзендә генә дә лицензиясез эшчәнлекнең 44 очрагы ачыкланды. Чагыштыру өчен 10 ай эчендә Казанда һәм аның тирәсендәге районнарда нибары 43 шундый очрак билгеләнде.
Лицензиясез эшчәнлек, кагыйдә буларак, ялган алкогольле продукция, ялган маркалы продукция сатуга китерә. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре 9 шундый очракка юлыкты. 
Сыйфатсыз алкогольне ничек танырга?
Үзегезне һәм якыннарыгызны сыйфатсыз хәмердән саклап калу өчен аны фәкать алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензиясе булган кибетләрдән генә сатып алыгыз. Кулдан, Интернет аша һәм хәтта таныш-белешләрегез аша да очсызлы аракы сатып алырга ашыкмагыз. Легаль төстә җитештерелгән аракының ярты литрлы шешәдәге бәясе 125 сумнан очсызрак була алмый.
Алкогольле продукциянең легальлеген шешәсенең тышкы “кыяфәте” буенча тикшерергә мөмкин: легаль шартларда җитештерелгән аракы шешәсенең этикеткасы һәм контрэтикеткасы тигез итеп ябыштырылган була, бөкесе борылып йөрми, шешәсенә акциз маркасы яки федераль махсус марка ябыштырылган була. Шешә эчендә чит-ят әйберләр йөзеп йөрми. Сатучы сатып алучының беренче таләбе буенча ук сатып алучыга легаль продукциясенең товар-озату документларын – товар-транспорт накладноен, товар-транспорт накладноена белешмә (А һәм Б бүлекләр) яисә таможня декларациясенә белешмә (импорт продукциясе өчен) тапшырырга тиеш.
Моннан тыш республика территориясендә сатыла торган барлык алкогольле продукциядә уникаль партия коды (УКП) була. Татарстан Республикасында җитештерелгән продукциягә УКП шешә бөкесенә сугыла, ә республика территориясенә кертелгән продукциягә – штрихкоды өстендәге махсус наклейкага сугыла.
 Хәзер Интернет аша да алкогольле продукциянең легальлеген тикшерү хезмәте күрсәтүдән файдаланырга мөмкин булуын исегезгә төшерик. Әлеге сервис ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең рәсми порталында (uslugi.tatar.ru) һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең рәсми сайтында (tatalc.ru) урнаштырылган.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең “кайнар телефон”ы (278-92-79) да тәүлек әйләнәсендә эшли.


артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International