Әче төнәтмәләр дегустациясе
18.04.2013

“Аракылар һәм ликер-аракы әйберләре” 52190-2003 ГОСТ Р нигезендә, Әче төнәтмә (горькая настойка) – әче тәм өсти торган ингредиентлар кушылган 30,0-60,0 процент катылыктагы төнәтмә.
Татарстан Республикасында алкогольле продукцияне ваклап сату структурасында әче төнәтмәләрне куллану күләме 3-6 процент өлешне тәшкил итә.
Әлеге төрдәге җирле продукцияне җитештерү арта: 2004 елда 14,9 мең дал күләмендә җитештерелсә, 2012 елда – 14 тапкырга диярлек күбрәк (204,4 мең дал). 2013 елның 2 аенда республикада әлеге продукция 28,9 мең дал күләмендә җитештерелде.
“Татспиртпром” ААҖнең әче төнәтмәләр ассортименты даими рәвештә артып тора: 2005 елда 4 атамада җитештерелсә, 2013 елда инде– 14 атамада. Болар: Татарстанның 10 атамадагы брендлары (“Тимерхан”, “Царь кедр”, “Багира”, “Шишкин хутор”, “Доктор перцефф на меду”, “Доктор перцефф на меду. Лимон”, “XTAR крапива на меду”, “Акдов”, “Граф Ледофф с ароматом клюквы”, “Граф Ледофф с ароматом черной смородины”) һәм лицензия килешүләре буенча җитештерелә торган 4 атамадагы әче төнәтмәләр (“Пять капель со вкусом ягоды клюквы”, “Пять капель на березовом соке”, “Крещенская на меду с перцем”, “Царская чарка перцовая”.
Шуны искәртеп үтәргә кирәк: республикада әче төнәтмәләрне кулланучылар җирле җитештерүчеләрнең продукциясенә өстенлек бирә. 2013 елның 2 аенда барлыгы 32,3 мең дал күләмендә әче төнәтмә сатылган, шуның 26,5 мең дал күләмендәгесе, ягъни 82 проценты – җирле продукция. 2005 елда әлеге күрсәткеч 64 процент тәшкил итсә, 2010 елда – 72 процент.
Татарстан Республикасында әче төнәтмәләрне “Татспиртпром” ААҖнең дүрт филиалы: Чистай, Түбән Кама, Казан һәм Усад ликер-аракы заводлары җитештерә.
Соңгы елларда әче төнәтмәләр арасында иң күп сатыла торганы – “Доктор перцефф на меду”, 2013 елда аның өлешенә әче төнәтмәләр сатуның гомуми күләменнән 23 процент (7,3 мең дал) туры килә, сатылу күләме буенча 2 нче урында – Казан ЛВЗ җитештерә торган “Граф Ледофф продукциясе линейкасындагы яңа продукт – “Граф Ледофф с ароматом клюквы – 13 процент (4,0 мең дал), 3 нче урында – Чистай ЛВЗ җитештерә торган “Царь кедр” – 11 процент (3,6 мең дал).
2013 елның 2 айлык йомгаклары буенча Россиянең башка төбәкләрендә һәм чит илләрдә җитештерелә торган әче төнәтмәләрдән “Хортица” “Медовуха гречишная с ароматом меда” дигән сәүдә маркалы продукция (ДП “Имидж Холдинг”, Украина) – 1,3 мең дал яки 4 процент, “Эталон кедр” (“Мәскәү “Кристалл” заводы” ААҖ) – 0,7 мең дал яки 2,2 процент, “Мягков со вкусом клюквы” (“Традиции качества” ҖЧҖ, Краснознаменск ш.) – 0,65 мең дал яки 2,0 процент, халык арасында зур популярлык казанды.


артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International