Кулланучылар хокукларын яклау

Сорау: Намуссыз кулланучыларга каршы ничек көрәшергә? 
Җавап: Намуссыз кулланучылардан саклану өчен иң элек закон нормаларын төгәл үтәргә, әйтик, гарантия срогы дәвамында дәгъва кергән очракта сатучы тарафыннан экспертиза үткәрергә кирәк. Әмма товарга экспертиза ясау нәтиҗәсендә җитешсезлекләрнең кулланучы гаебе белән килеп чыкканлыгы ачыкланса, нәкъ менә ул үзе сатучыга экспертиза чыгымнарын капларга тиеш. Кулланучының үз теләге белән үткәрелгән экспертиза бәяләмәсен суд тәртибендә бәхәсле дип игълан итәргә мөмкин. Судта сүзләрегез дәлилле булсын өчен барлык процедураларны язмача рәсмиләштерергә тәкъдим итәбез. Моннан тыш Сез судта шаһитлар күрсәтмәләреннән файдалана аласыз. Судка кадәр барып җиткән очраклар күп икән, эшчәнлегегезгә юридик хезмәт кертү турында уйланырга кирәк, дигән сүз.
Сорау: Казан шәһәрендәге бер автосалонда, алдан түләп, автомобильгә заказ бирелде. Килешү нигезендә түләгәннән соң 15 көн эчендә товарны китерергә тиешләр иде. Әмма инде бер ай узды, тик сатучы, ПТС юклыгын сылтау итеп, автомобильне бирү буенча үз бурычын үтәмәде. Килешүдән баш тартып, акча средстволарын кире кайтаруны таләп итәргә мөмкинме, һәм бу очракта сатучыга нинди җаваплылык йөкләнә?
Җавап: “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 23.1 статьясы нигезендә, сатучы  сату-алу килешүе буенча башлангыч түләүне кабул итеп алып, товарны тапшыру бурычын вакытында үтәмәсә, кулланучы товарны кайтаруның яңа срогын билгели яки товар өчен түләнгән акчасын кире кайтаруны таләп итә ала. Шул ук вакытта кулланучы сату-алу килешүендә билгеләнгән башлангыч рәвештә түләнелгән товарны тапшыру срогын бозу аркасында үзенә китерелгән зыянны тулысынча каплауны таләп итә ала.  Моннан тыш Сез товарны кайтару срогы чыкканнан соңгы һәр көн өчен товарга баштан түләп куелган сумманың 0,5 проценты күләмендә неустойка түләтә аласыз.
Сорау: Касса чегы югалган очракта товарны ничек кире кайтарырга?
Җавап: “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 25 статьясы нигезенә, кулланучының касса чегына ия булмавы аның таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тартуга нигез була алмый. Моннан тыш Сез, үзегез генә булмаган очракта, төзелгән сату-алу килешүен раслау өчен, шаһитлар күрсәтмәләренә таяна аласыз. Сатучы товарны алыштыру буенча Сезнең таләпләрне канәгатьләндермәсә, хокукларыгызны суд тәртибендә якларга туры киләчәк, судта шаһитлар күрсәтмәләре эш буенча тупланган барлык дәлилләр белән бергә бәяләнә.
Сорау: “Связной” кибетендә кредитка мобиль телефон сатып алган идем. Берничә тапкыр ремонтлатканнан соң башка телефонга алыштыруны тәкъдим иттеләр. Алыштырудан баш тартып, акчаны кире кайтаруларын таләп иттем. Тик, янәсе кредитка алынган товар акчасы кире кайтарылмый, дип, минем таләбемне үтәмәделәр. Бу законга сыешлы хәлме?
Җавап: Юк, законга сыешлы хәл түгел. “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 24 статьясы нигезендә, кредитка сатып алынган сыйфатсыз товарны кире кайтару очрагында кулланучыга товарны кире кайтару көненә түләнгән кредит күләмендә акчасы кире кайтарыла, шулай ук кредит биргән өчен түләү чыгымы каплана.
Сорау: Пластик тәрәзәләр куюга килешү төзегән идем. Тик файдалану барышында, куйганнан соң җиде ай узгач, тәрәзәләрдә җитешсезлекләрне күрергә туры килде. Тәрәзә куючы, гарантия срогы чыккан инде, дип раслый. Килешүдә чыннан да, гарантия алты ай тәшкил итә, дип язылган. Сатучыга үз таләпләремне куярга буламы?
Җавап: Сез үз таләпләрегезне куярга хокуклы. “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 29 статьясы нигезендә, килешүдә күздә тотылган гарантия срогы ике елдан ким булып, башкарылган эштәге җитешсезлекләр гарантия срогы чыккач, әмма ике ел эчендә ачыкланган икән, мондый җитешсезлекләрнең эш нәтиҗәләрен кабул итүенә кадәр яки бу вакытка кадәр барлыкка килгән сәбәпләр буенча килеп чыкканлыгын раслаган очракта, кулланучы үз таләпләрен куя ала.
Сорау: Интернет аша заказ бирелгән товардан баш тартып буламы?
Җавап: Әйе, Сез товардан баш тартуга хокуклы. “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 26.1 статьясы нигезендә, кулланучы товардан, үзенә тапшырганчы, теләсә кайсы вакытта, товарны тапшырганнан соң – җиде көн эчендә баш тартуга хокуклы.
Кулланучының, тиешенчә сыйфатлы булып, индивидуаль-билгеле бер үзенчәлекләргә ия булган товардан, әлеге товардан фәкать аны сатып алучы кулланучы гына  файдалана алган очракта, баш тартуга хокукы юк.
Сатучыга язмача дәгъва белән мөрәҗәгать итәргә киңәш бирәбез. Закон нигезендә билгеләнгән срокта законлы таләпләрегезне үтәүдән баш тартылган очракта судка кадәр тәртиптә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына язмача гариза белән мөрәҗәгать итә аласыз.
Сорау: Товарны диагностикалау нәрсә дигән сүз? Кибеттә товарны берничә көнгә диагностикалауга калдырырга тәкъдим итсәләр, нишләргә?
Җавап: Товарның сыйфатына тикшерү үткәрү җәһәтеннән кулланучылар хокукына карата бик күп сораулар туа. Шул сәбәпле Сезгә берничә киңәш бирергә кирәк дип саныйбыз. “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законында сатучы тарафыннан товарның сыйфатына тикшерү үткәрү (аны диагностикалау дип тә йөртәләр) турында нигезләмә бар. “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 18 статьясындагы 5 пункты нигезендә, сатучы җитешсезлекләре ачыкланган товарның сыйфатына тикшерү үткәрергә тиеш. Ә без аны үткәрүне карап торырга хокуклыбыз. Тик сатучылар еш кына товарны кибеттә калдырырга тәкъдим итә яки аны үткәрү өчен безне үзләренең Сервис үзәкләренә җибәрә. Ә Сервис үзәкләренә безне, “эчке инструкцияләренә” таянып, кертмиләр, шул рәвешле безне тикшерү үткәрүне карап тору буенча законлы хокукыбыздан мәхрүм итәләр.Бу очракта шундый киңәш бирергә була: мондый хәлләр килеп туганда, гариза язарга (ирекле рәвештә, ягъни ничек телисез, шулай), анда тикшерүне Сезнең күз алдыгызда үткәрү яисә товарга мөстәкыйль рәвештә үз хисабыгызга тикшерү үткәрү таләбен күрсәтергә кирәк. Эксперт җитештерү характерындагы җитешсезлекне ачыклаган очракта Сез сатучыдан товар өчен түләнгән акчагызны кире кайтаруны гына түгел, экспертиза чыгымнарын каплауны да  таләп итә аласыз, чөнки бу – Сезнең сыйфатсыз товар сатып алу белән бәйле турыдан-туры зыяныгыз. Диагностика белән бәйсез экспертиза арасындагы аерманы белергә кирәк: беренчесе сервис үзәкләренә үткәрелсә, икенчесе – аккредитацияләнгән эксперт оешмаларында моңа вәкаләтле булган экспертлар тарафыннан. Әйтергә кирәк, безгә мөрәҗәгать иткән кулланучылар арасында сыйфат тикшерүен шул рәвешле үзләренең күз алдында үткәрү хокукын тормышка ашыруга ирешкәннәре дә юк түгел. Үз хокукларыбызны белгәндә һәм аларны тормышка ашыра белгәндә генә сыйфатсыз товар сатып алганнан соң килеп чыгу ихтималы булган күңелсез хәлләрдән котыла алачакбыз.
Сорау: Азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны ничек кире кайтарырга?
Җавап: “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 25 статьясы нигезендә, товар формасы, габаритлары, төсе, үлчәме яки комплектланышы ягыннан кулланучы теләгенә туры килмәгәндә, кулланучы азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны шушы товарны саткан сатучыдан шундый ук башкасына алыштыруны таләп итүгә хокуклы. 
Кулланучы азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны, сатып алу көнен санамыйча, ундүрт көн эчендә алыштыруга хокуклы.
Азык-төлек булмаган сыйфатлы товар түбәндәге шартлар үтәлгәндә алыштырыла: әлеге товар кулланылышта булмаган, товар рәвеше, куллану сыйфатлары, пломбалары, фабрика ярлыклары сакланган, шулай ук товар чегы яки касса чегы яисә әлеге товарга түләнгәнлекне раслаучы башка документ сакланган булса. Кулланучының  товар чегы яки касса чегының яисә әлеге товарга түләнгәнлекне раслаучы башка документының булмавы кулланучыны шаһит күрсәтмәләренә таяну мөмкинлегеннән мәхрүм итми. Кулланучы сатучыга мөрәҗәгать иткән көнне сатуда шундый ук товар булмаса, кулланучы сату-алу килешүен үтәүдән баш тартып, әлеге товар өчен түләнгән акчасын кире кайтаруларын таләп итә ала. Кулланучының товар өчен түләнгән акчасын кире кайтару таләбе әлеге товар кире кайтарылганнан соң 3 көн эчендә канәгатьләндерелергә тиеш.
Сатучы исеменә дәгъва хатын ике нөсхәдә булдырырга, үзегездә калачак нөсхәдә сатучыдан дәгъваны кабул итү датасын күрсәтүен һәм кабул иткән затның имза салуын сорарга киңәш итәбез. Сатучы дәгъваны кабул итүдән баш тартканда, аны почта аша заказлы хат белән (хатны тапшыру турында уведомление белән) җибәрергә кирәк.  
Сорау: Беренче чиратта кирәкле социаль әһәмиятле азык-төлек товарлары исемлегенә нинди продуктлар керә?
Җавап: “Беренче чиратта кирәкле социаль әһәмиятлеазык-төлек товарларының аерым төрләренә ваклап сату бәяләренең рөхсәт ителгән чик күләмнәрен билгеләү кагыйдәләрен, үзләренә карата ваклап сату бәяләренең рөхсәт ителгән чик күләмнәрен билгеләп була торган беренче чиратта кирәкле социаль әһәмиятле азык-төлек товарларының аерым төрләре исемлеген һәм сәүдә эшчәнлеген алып баручы хуҗалык итүче субъектка билгеле бер күләмдә сатып алган өчен бүләк максатында түләү рөхсәт ителмәгән беренче чиратта кирәкле социаль әһәмиятле азык-төлек товарларының аерым төрләре исемлеген раслау турында”15 июль, 2010 ел, №530 РФ Хөкүмәте карары нигезендә, бу исемлеккә 24 атамадагы азык-төлек керә:
1. Сыер ите (сөяксез иттән тыш)
2. Дуңгыз ите (сөяксез иттән тыш)
3. Сарык ите (сөяксез иттән тыш)
4. Тавык ите (тавык ботларыннан тыш)
5. Туңдырылган, чистартылмаган балык
6. Атланмай
7. Сыек май
8. Сөт
9. Тавык йомыркасы
10. Шикәр комы
11. Аш тозы
12. Кара  чәй
13. Бодай оны
14. Арыш, арыш-бодай икмәге
15. Бодай оныннан икмәк һәм күмәч ризыклары
16. Шомартылган дөге
17. Тары ярмасы
18. Карабодай ярмасы
19. Токмач
20. Бәрәңге
21. Ак күчәнле чи кәбестә
22. Башлы суган
23. Кишер
24. Алма
Сорау: Гарантия срогы вакытында берничә тапкыр ватылган суыткычны алыштырып буламы?
Җавап: Шуны искәртеп үтәргә кирәк: кулланучы техник яктан катлаулы товарда (суыткыч – нәкъ шундый товар) җитешсезлекләрнең булуын ачыклаганда, сату-алу килешүеннән баш тартып, бу товар өчен түләнгән акчасын кире кайтаруларын яки аны шул ук маркадагы (модель, артикул) яисә башка маркадагы (модель, артикул) товарга алыштыруларын (кулланучыга мондый товар тапшырганнан соң унбиш көн эчендә бәя аермасын түләргә тиешләр) таләп итүгә хокуклы. Унбиш көннән соң әлеге таләпләр түбәндәге очракларның берсендә канәгатьләндерелергә тиеш:
товарда зур җитешсезлек ачыкланганда;
“Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законында билгеләнгән товардагы җитешсезлекләрне юкка чыгару сроклары (максималь срок – 45 көн) санга сугылмаганда;
берничә тапкыр төрле җитешсезлекләрен юкка чыгару өчен товарны гарантия срогының һәр елында барлыгы утыз көннән артыграк вакыт дәвамында кулланып булмаганда (“Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 18 ст.).
Сезнең суыткыч инде ике тапкыр ремонтта булган, анда кабат ниндидер җитешсезлек ачыкланса, димәк, җитешсезлекләре зур, дип исәпләргә була. Шул рәвешле суыткычыгызда тагын бер җитешсезлек ачыкласагыз, кыю төстә аны алыштыру таләбе куегыз. Кирәк булганда, безнең белгеч Сезгә сатучы исеменә дәгъва әзерләргә һәм мәсьәләне судка кадәр тәртиптә хәл итәргә булышачак.
“Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы риэлтор хезмәтләре күрсәтүгә кагыламы?
Җавап: Күптән түгел генә, быелның 28 июнендә, РФ Югары Суды Пленумының “Судлар тарафыннан кулланучылар хокукларын яклау турында бәхәсләр буенча гражданлык эшләрен карап тикшерү турында” №17 карары кабул ителде. Карарда кулланучыларны борчыган күп кенә сорауларга җавап бирелде, шул исәптән анда Сезнең сорауга да җавап бар. “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы юридик затлар һәм хосусый эшмәкәрләр тарафыннан күчемсез милек белән арыш-бирешләр базарында арадашчы хезмәтләре күрсәтүгә бәйле мөнәсәбәтләргә (аерым алганда, сату-алу өчен күчемсез милек объектлары сайлау, гражданнарга эшмәкәрлек эшчәнлегенә бәйле булмаган максатларга аренда торагы сайлау, әлеге гражданнарга күчемсез милек объектларына карата сату-алу килешүләре һәм башка килешүләр төзүгә ярдәм итү, әлеге гражданнарның кушуы белән күчемсез милек объектларын сатуны оештырудан гыйбарәт булган риэлторлык хезмәтләре күрсәтү) кагыла. Шул рәвешле эш башкаручы (исполнитель) эшне башкару срогын бозган очракта кулланучы, үз теләгенә карап, хокуклы:
–эш башкаручыга яңа срок билгеләүгә;
– эшне башкаруны (тиешле бәядән) өченче затларга тапшыруга яки аны үз көче белән башкаруга һәм эш башкаручыдан сарыф ителгән чыгымнарын каплауны таләп итүгә;
       эш башкарган өчен бәясен киметүне таләп итүгә:
       эш башкару турында килешүне өзүгә.
Кулланучы шулай ук эшне башкару срокларын бозуга бәйле рәвештә үзенә китерелгән зыянны тулысынча каплауны таләп итүгә хокуклы.
Сорау: Автосалон хуҗасының техник хезмәт күрсәтү вакытында автомобиль хуҗасын ремонт цехына кертмәскә хокукы бармы?
Җавап: “Автотранспорт чараларына техник хезмәт күрсәтү һәм аларны ремонтлау буенча хезмәтләр күрсәтү (эшләр башкару) кагыйдәләрен раслау турында” 11.04.2001 ел, №290 Россия Федерациясе Хөкүмәте карарының 31 пункты нигезендә, кулланучы, эш башкаручының эшчәнлегенә тыкшынмыйча гына, хезмәтләр күрсәтү (эшләр башкару) барышын һәм сыйфатын теләсә кайсы вакытта тикшерүгә хокуклы. Эш башкаручы, эшнең технологик режимын, техник куркынычсызлык таләпләрен, янгын куркынычсызлыгы һәм производство санитариясе таләпләрен үтәүдән чыгып, кулланучының производство бүлмәләрендә булуы мөмкинлеген тәэмин итәргә тиеш. Ягъни кулланучы, әйтик, аерым бүлмәдә монитор экраны аша яки пыяла аша эш барышын күзәтә ала.
Сорау: Товарның гарантия срогы чыккан очракта сыйфатсыз товарга кем экспертиза ясарга тиеш?
Җавап: Иң элек гарантия срогының нәрсә икәнлеген исегезгә төшерик – товарда җитешсезлек ачыкланган очракта сатучы, вәкаләтле оешма яки вәкаләтле хосусый эшмәкәр, импортер тарафыннан кулланучының кулланучылар хокукларын яклау турында законда билгеләнгән таләпләрен (бушлай ремонт ясау, башка товарга алыштыру, акча средстволарын кире кайтару) үтәү срогы ул.
“Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 18 статьясында билгеләнгәнчә, товарның гарантия срогы чыкканнан соң товардагы җитешсезлекне дәлилләү бурычы кулланучының үзенә күчә. Шул рәвешле Сезнең очракта товарга экспертизаны кулланучы үткәрергә тиеш.
Шулай да сыйфатсыз товарга ни өчен экспертиза үткәрергә кирәк соң? Эш шунда ки: сыйфатсыз товарга экспертиза ясау товардагы җитешсезлекнең килеп чыгу сәбәпләре (кулланучы гаебе беләнме (дөрес файдаланмау аркасында), – яки товарны кулланучыга тапшырганчы килеп чыккан, товарның җитештергән вакытта ук килеп чыккан күзгә бәрелеп тормаган кимчелеге булу аркасындамы) турындагы сорауга җавап бирергә ярдәм итә. Җитешсезлекнең килеп чыгу сәбәпләре буенча эксперт бәяләмәсе яки фикере судта эш буенча карар чыгарганда судья өчен хәлиткеч әһәмияткә ия булырга мөмкин.
Тагын шуны белеп тору зыян итмәстер дип уйлыйм: кулланучы гарантия срогы чыккач, әмма товарны сатып алганнан соң ике ел эчендә генә, сатучыга таләпләр куя ала.
Сорау: Су исәпләгечне ничек дөрес сайларга, бу җәһәттән нинди дә булса нормативлар, кагыйдәләр бармы?
Җавап: Вакытыгызны һәм акчагызны юкка исраф итмәс өчен су исәпләгеч сатып алганчы үзегезнең ТСЖ, УК, ЖСКдан һ.б йортыгызда су исәпләгечләрне урнаштыру буенча нинди дә булса чикләүләрнең бармы-юкмы икәнлеге белән кызыксыныгыз. Сезгә шундук нинди исәпләгеч сатып алырга кирәклеге турында киңәш бирергә мөмкиннәр.
Су исәпләгечләр сатып алганда, шуны истә тотыгыз: алар канатсыман, турбиналы, катнаш (комбинированный) һәм хәтта электрон булырга мөмкин. Исәпләүнең төгәллеге, димәк, бәясе дә исәпләгечнең конструкциясенә бәйле. Кайнар һәм салкын су исәпләгечләре бар. Кайнар су исәпләгечләре Цельсий буенча +85 градуска кадәр, ә салкын суныкы +40 градуска кадәр генә эшли. Исәпләгечләрнең беришләре – вертикаль торбаларга, икенче беришләре горизонталь торбаларга беркетелә. Универсаль рәвештә беркетелә торган, ягъни теләсә ничек урнашкан теләсә кайсы торбаларга беркетеп була торган исәпләгечләр дә бар.
Шуны истән чыгармагыз: исәпләгечләр төрле диаметрдагы торбалар өчен җитештерелә. Канатсыман исәпләгечләрнең диаметры 40 мм дан зур түгел, ә турбиналы исәпләгечләрнеке – 50 дән 200 мм га кадәр. Канатсыман исәпләгечләр сәгатенә 15 куб метрга кадәр, ә турбиналысы (диаметрына бәйле рәвештә) берничә тапкыр күбрәк күләмдә суны исәпли ала. Артыгын түләмәс өчен бүлмәгездәге су чыгымын исәпкә алырга кирәк.
Су исәпләгечләрне кибеттән яки сантехника җиһазларын сату һәм урнаштыру белән шөгыльләнүче фирмалардан гына сатып алыгыз! “Кулдан” яки базардан сатып алынган исәпләгечләрне урнаштырудан баш тартырга мөмкиннәр.
Исәпләгечегезнең “гомерен” озайтырга теләсәгез, алар белән бергә су фильтрлары урнаштырыгыз.

Соңгы яңарту: 2019 елның 4 июле, 13:46

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International