Сатучыларга белем эстәдек

2017 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

2017 елның 31 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Саба муниципаль районының Байлар Сабасы бистәсендә “Золотой колос” сәүдә объекты сатучылары өчен семинар үткәрде.  Чыннан да, сатып алучыларның мөрәҗәгать-гаризаларын турыдан-туры карап тикшерүне генә түгел, ә бәлки сәүдә предприятиеләре сатучылары һәм хезмәткәрләренең аң-белемнәрен үстерүне дә игътибардан читтә калдырырга ярамый бит.

Семинар барышында сатучыларга РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре аңлатылды. Берочтан инде 1998 елда ук чыгарылган № 55 карар максатының кулланучылар һәм сатучылар мәнфәгатьләре балансын саклау икәнлеге дә искә төшереп үтелде. Моннан тыш сәүдә хезмәткәрләренә “Кулланучылар хокукларын яклау турында” закон нигезләре аңлатылды, коррупциягә каршы көрәш юнәлешендә мәгълүматлар биреп үтелде.

Товарларның яраклылык срокларын ныклы контрольлектә тоту, стендлар һәм сатудагы товарларга бәя белешмәлекләрен эшләү аерым игътибар үзәгенә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International