Башта – претензия

2017 елның 19 сентябре, сишәмбе

Килеп туган бәхәсне претензия тәртибендә хәл кылу – ике як өчен дә иң уңайлы һәм иң җәһәт ысул. Нәкъ менә шуннан чыгып, күп кенә норматив-хокукый актларда претензия тәртибен үтәү мәҗбүри шарт буларак күздә тотылган.

“Дәүләт контрольлеген (күзәтчелек) һәм муниципаль контрольлекне хәл кылганда юридик затларның һәм хосусый эшмәкәрләрнең хокукларын саклау турында” 26 декабрь, 2008 ел,  № 294-ФЗ Федераль законның 10 статьясы моңа иң ачык мисалларның берсе булып тора. Анда, мөрәҗәгать итүче санга сугылмаган хокукларын яклау (торгызу) йөзеннән юридик затка, хосусый эшмәкәргә мөрәҗәгать итеп, мондый мөрәҗәгать карап тикшерелмәгән яки мөрәҗәгать итүче таләпләре канәгатьләндерелмәгән очракта, планнан тыш тикшерү үткәрүгә нигез булып кулланучылар хокукларын бозу тора, диелгән.  

Гади генә итеп әйткәндә, кулланучы иң беренче чиратта претензия кую тәртибендә – юридик затка, шуннан соң гына контрольлек итүче органга мөрәҗәгать итәргә тиеш, дигән сүз.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе функцияләренә, шул исәптән, кулланучылар хокукларын яклау буенча претензия эшчәнлеген оештыру һәм хәл кылу, үз компетенциясенә керүче мәсьәләләр буенча гражданнарның хатларын, гаризаларын, шикаятьләрен, мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү керә.

Кулланучыларга тиешле уңайлылыклар тудыру өчен кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы рәсми порталында (http://tatzpp.ru) күп кенә функцияләр һәм диалог тәрәзәләре булдырылган:

  1. Претензияне мөстәкыйль тутыру http://tatzpp.ru/view/claim
  2. Претензияләр һәм дәгъва гаризаларының әзер үрнәкләре       http://tatzpp.ru/tree/3568
  3. Кулланучылар өчен белешмәлекләр http://tatzpp.ru/tree/2416
  4. Кулланучы буларак, үз белемнәреңне тикшереп карау өчен укыту-өйрәтү характерындагы программа http://tatzpp.ru/view/education

Игътибарга алу өчен: җәйнең 3 аенда Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге 22 претензия проекты һәм 8 дәгъва гаризасы проекты тутырды.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре киңәш-табышлар бирүгә, претензияләр, дәгъва гаризалары проектлары төзүгә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International